Дүртөйле авылы китапханәсендә шигырь укучылар конкурсы булды
Бөек Ватан сугышы... Ул халкыбыз тарихындагы иң куркыныч битләрнең берсе. Һәр йортның капкасын каккан, миллионлаган кеше гомерләрен алып киткән сугыш ул. Сугышта һәлак булганнарны, безнең һәр көнгә сөенеп яшәвебез өчен гомерләрен биргән кешеләрне онытырга хакыбыз юк.
Дүртөйле авылы модельле китапханәсендә “Җиңүгә салют!” шигырь укучылар конкурсы булды. Ул чираттагы тапкыр балаларыбызның никадәр сәләтле булуларын күрсәтте. 2 – 3 сыйныф укучылары шигырьләрне сәнгатьле һәм тәэсирле, артистларча уку осталыгына ярыштылар. Конкурсантларга З. П. Георгиева һәм Л. А. Хәбирова составындагы мәртәбәле жюри бәя бирде. К. Симонов, С. Маршак, Г. Рублев, Ю. Друнина, С. Кадошников, А. Твардовский һәм башка күп шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Балалар текстка карата мөнәсәбәтләрен белдерергә, хисләрен чагылдырырга тырыштылар.
Шигырь укучыларның һәр чыгышы кабатланмас һәм истә калырлык булды. Укучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. К. Тихонова, А. Хәлилова, А. Абдуллина, М. Быков, К. Җаббарова призлы урыннарны алдылар.
Конкурста катнашучыларга, аларның әти-әниләренә һәм укытучылар И. В. Волковага һәм О. Ю. Исмәгыйлевага рәхмәт белдерәбез.
Мондый чараларда катнашып, балалар сугышның нәрсә икәнлеген онытмаслар, игелеклерәк булырлар һәм тыныч тормышның кадерен белерләр, дигән ышанычта калабыз.
Р. НИКИФОРОВА, Дүртөйле авылы китапханәсе китапханәчесе.
Шигырь укучылар конкурсында катнашучылар.