+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
1 апрель 2020, 17:12

Төньяк-көнбатыш башкортлары тарихы һәм фольклорын тикшерделәр

Бакалы районында “Ыру агасы” республика форумы кысаларында “Шәҗәрә. Нәсел агачын төзү” фәнни-гамәли конференциясе булдыШаран районын “Нагыштар” халык башкорт фольклор ансамбле (җитәкчесе Р. Дәүләтова), Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ю. Хәйруллина һәм Р. Заһидуллина күрсәтте (балалар рәсемнәре), Л. Фәхретдинова Күгәрчен Бүләк авылыннан Насыйбуллиннар гаиләсенең нәсел агачы белән таныштырды.

Бакалы районында “Ыру агасы” республика форумы кысаларында “Шәҗәрә. Нәсел агачын төзү” фәнни-гамәли конференциясе булды
Чара халык иҗаты жанрларын, шәҗәрә, халык уеннарын, декоратив-кулланма сәнгатьне һәм кәсепләрне популярлаштыруга һәм саклауга юнәлтелде.
Конференция эшендә филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге тел һәм әдәбият тарихы институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Миңлегали Надыргулов; филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге тел һәм әдәбият тарихы институтының фольклористика бүлеге мөдире Гөлнур Хөсәенова; Бөтендөнья башкортлар корылтае баш белгече, Гәрәй ыруы җитәкчесе, “Без башкортлар” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Радик Бәхтиев; филология фәннәре докторы, Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәге тел һәм әдәбият тарихы институты баш фәнни хезмәткәре Нәркәс Хөббетдинова; Туймазы шәһәреннән шәҗәрә төзүче Альберт Исмаил; Илеш районыннан крайны өйрәнүче Фидан Мәрвәров, Бакалы районы вәкилләре катнашты. Төньяк-көнбатыш башкортларының тарихы һәм фольклоры дискуссиянең төп юнәлеше булды.
Программа кысаларында башкорт, рус, чуваш, мари, татар һәм керәшен татарлары милли ихаталарын презентацияләү үтте. Бакалы район мәдәният йорты фойесында шулай ук декоратив-кулланма сәнгать, кәсепчеләр күргәзмә-ярминкәсе, шәҗәрәләр күргәзмәсе дә оештырылды. “Минем гаиләм” балалар шәҗәрә рәсемнәре конкурсында 50дән артык бала катнашты. Алар арасында Бакалы балалар сәнгать мәктәбе, урта гомум белем бирү мәктәбе һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен коррекцияле интернат-мәктәбе яшь талантлары осталыкларын күрсәттеләр. Һәр катнашучыга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм концертында Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран районнары иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кунаклар шулай ук район мәдәният сарае каршындагы крайны өйрәнү музеенда да булдылар.
“Ыру агасы” республика форумы – ул мәдәни проектлар сериясе – конкурс-фестивальләр, шәҗәрә бәйрәмнәре һәм халык уеннарын, фәнни-гамәли конференцияләрне, семинарлар, осталык дәресләрен үз эченә ала.
Шаран районын “Нагыштар” халык башкорт фольклор ансамбле (җитәкчесе Р. Дәүләтова), Шаран авылы балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ю. Хәйруллина һәм Р. Заһидуллина күрсәтте (балалар рәсемнәре), Л. Фәхретдинова Күгәрчен Бүләк авылыннан Насыйбуллиннар гаиләсенең нәсел агачы белән таныштырды.
Л. ФӘХРЕТДИНОВА. Ямадыбаш авылы.
“Нагыштар” халык башкорт фольклор ансамбле.
Читайте нас: