+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
3 апрель 2020, 14:19

Тәэсирле сөйләм, нәфис сүз

Үзәк район балалар китапханәсендә Бөтенрусия “Җанлы классика” сәнгатьле укучылар конкурсының муниципаль этабы үттеБу рус һәм чит ил язучылары әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш чарасы. Район конкурсына 1 һәм 2 санлы Шаран мәктәпләре, Мишәр, Чалмалы, М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин, Три Ключа мәктәпләреннән нәфис сүз һәм сәхнә сәнгатен сөючеләр җыелды.

Үзәк район балалар китапханәсендә Бөтенрусия “Җанлы классика” сәнгатьле укучылар конкурсының муниципаль этабы үтте
Бу рус һәм чит ил язучылары әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш чарасы. Конкурс кысаларында катнашучыларга үзләре сайлаган проза әсәреннән өзекне сәнгатьле уку тәкъдим ителә.
Район конкурсына 1 һәм 2 санлы Шаран мәктәпләре, Мишәр, Чалмалы, М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин, Три Ключа мәктәпләреннән нәфис сүз һәм сәхнә сәнгатен сөючеләр җыелды. Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Л. Р. Сәгъдиева конкурсантларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Үзәк район балалар китапханәсе мөдире Л. Г. Агапитова, Шаран телевидениесе хәбәрчесе Р. Хафизов жюри составында булдылар.
Конкурсантлар яшьләре буенча өч төркемдә (5 – 7, 8 – 9, 10 – 11 сыйныфлар) көч сынаштылар. Беренче төркемдә катнашучылар күбрәк булды. Укучылар балалар, мәктәп турында әсәрләрдән кызыклы өзекләр алырга тырыштылар. Хәрби тематиканы да читләтеп үтмәделәр.
Барлык чыгышлар да яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән, балалар текстны аңлауларын һәм хис-тойгыларын, сәхнә һәм драма осталыкларын күрсәттеләр, матур һәм сәнгатьле чыгыш ясарга тырыштылар.
Нәтиҗәдә төркемнәрдә җиңүчеләр билгеләнде. Алар М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе 6 сыйныф укучысы Ксения Потапова, Три Ключа мәктәбеннән Анастасия Асылбаева (9 сыйныф) һәм Ксения Потапова (10 сыйныф). Алтынчы сыйныф укучысы Ксения конкурска М. Дружининаның “Лекарство от контрольной” әсәреннән өзекне сайлаган. Анастасия Н. Тэффиның “Яз” хикәсеннән өзек, ә тугызынчы сыйныф укучысы Ксения “Моцарт скрипкасы” (Н. Черепкова) хикәясеннән монологны бик тәэсирле укыдылар.
Шунысы куанычлы, “Җанлы классика” сәнгатьле укучылар арасында малайлар да бар иде. 1 санлы Шаран мәктәбеннән 7 сыйныф укучылары Ирек Байбәков белән Сергей Агапитов, Чалмалы мәктәбеннән 5 сыйныф укучысы Марлен Тюлюкбаев яхшы чыгыш ясадылар.
Муниципаль этап җиңүчеләре конкурсның Уфада үтәчәк төбәк этабына чакырылдылар.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: