+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 апрель 2020, 00:52

Җиңү язын якынайттылар

Наратасты мәктәбендә “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булдыӘлеге медальләргә Шаран авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә яшәүче тыл ветераннары лаек булды, алар авыр сугыш елларында үзләренең батыр хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынайталар. Вакыт үзенекен итә, аларның күбесе юбилей медальләре тапшыру тантанасына килә алмады. Алар Наратасты авылыннан М. Г. Арсланова, Ш. Ф. Гыйниятуллин, М. П. Сорокина, Шаран авылыннан А. Х. Кәримова, Л. С. Лаптев, А. Н. Митрофанова, Н. Ф. Ханов, Ш. М. Шәфыйкова, А. Л. Шумаева. Аларга медальләрне өйләрендә тапшырдылар.

Наратасты мәктәбендә “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды
Әлеге медальләргә Шаран авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә яшәүче тыл ветераннары лаек булды, алар авыр сугыш елларында үзләренең батыр хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынайталар. Вакыт үзенекен итә, аларның күбесе юбилей медальләре тапшыру тантанасына килә алмады. Алар Наратасты авылыннан М. Г. Арсланова, Ш. Ф. Гыйниятуллин, М. П. Сорокина, Шаран авылыннан А. Х. Кәримова, Л. С. Лаптев, А. Н. Митрофанова, Н. Ф. Ханов, Ш. М. Шәфыйкова, А. Л. Шумаева. Аларга медальләрне өйләрендә тапшырдылар.
Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары Р. Р. Хәбибуллин Шаран авылыннан Н. И. Алексеевага, З. М. Мосуновага, З. А. Мусинага, Наратасты авылыннан Т. И. Налимовага, Е. А. Налимовага тантаналы шартларда истәлекле юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм чарасында Шаран авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г. Е. Мөхәммәтов, авыл Советы, муниципаль район Советы депутатлары катнашты.
Наратасты мәктәбе укучылары бүләкләнүчеләр алдында әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады, мәктәп директоры И. Н. Күчмөхәммәтов ветераннарга тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Чарада катнашучылар.
Медальне өйдә тапшыру.
Редакциядән:* чара үзизоляция режимы кертелгәнгә кадәр үткәрелде.
Читайте нас: