+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 апрель 2020, 01:19

Рәхәтләнеп уйнап үсәр өчен өйдә урын күп булачак

Муниципаль район хакимиятендә яшь гаиләне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында сертификат тапшыру булдыКүп балалы Шуматбаевлар гаиләсе Акбарыс авыл Советы авыл биләмәсе Уял авылында яши.

Муниципаль район хакимиятендә яшь гаиләне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында сертификат тапшыру булды
Күп балалы Шуматбаевлар гаиләсе Акбарыс авыл Советы авыл биләмәсе Уял авылында яши. Ирле-хатынлы Шуматбаевлар уллары Кирилл, Никита һәм Егорны тәрбиялиләр, алар өчесе дә мәктәпкәчә яшьтә. Арсений Александрович әлегә вакытлыча эшләми, йорт хуҗалыгын алып бара. Лариса Аркадьевна бала тәрбияләү буенча декрет ялында.
Шуматбаевларга әлеге сертификатны муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Рамил Нуриев тапшырды, тантанада муниципаль районның баш архитекторы Ольга Кривошеева һәм район архитектура бүлеге белгечләре катнашты.
Социаль түләү яшь гаиләгә торак йорт төзүгә бирелә, малайлар рәхәтләнеп уйнап үсәр өчен иркен матур йорт булачак.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: