+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 апрель 2020, 00:47

Һәр җирдә дә намус белән эшли

Базгыя авылында яшәүче М. Н. Данилова 70 яшьлек юбилеен билгеләдеБазгыя авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә үрнәк алырдай, соклангыч кешеләр күп. Мәрьям Назиф кызы Данилова талантлы, эшсөяр, хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе булып тора.Ул Майкамал Мөсәлләм кызы белән Назиф Шәймәрдан улы Хәсәновларның ишле гаиләсендә, Алмаш авылында дөньяга килә.

Базгыя авылында яшәүче М. Н. Данилова 70 яшьлек юбилеен билгеләде
Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә үрнәк алырдай, соклангыч кешеләр күп. Мәрьям Назиф кызы Данилова талантлы, эшсөяр, хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе булып тора.
Ул Майкамал Мөсәлләм кызы белән Назиф Шәймәрдан улы Хәсәновларның ишле гаиләсендә, Алмаш авылында дөньяга килә.
Назиф абый Бөек Ватан сугышында катнаша, колхозда тракторчы булып хезмәт куя. Майкамал апа чыдам, ныклы була, колхозда эшли. Ирле-хатынлы Хәсәновлар 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Майкамал апа “Герой-ана” медале белән бүләкләнә.
Мәрьям 1950 елның 1 апрелендә гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1958 елда Алмаш мәктәбенә укырга керә, 1962 елдан укуын Базгыя мәктәбендә дәвам итә. Яхшы укый, барлык фәннәрдән өлгерә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәрьям хезмәт юлын башлый. Алмаш мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Суфия апа Ситдыйкова авырып китә, һәм җаваплы, белемле Мәрьямне вакытлыча аның урынына эшләргә чакыралар. Берникадәр вакыттан соң педагогик эшчәнлеген балалар бакчасында тәрбияче булып дәвам итә, ә аннары пенсиягә чыкканчыга кадәр страховка агенты булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, ул һәрвакыт хөрмәткә лаек була.
1969 елда Мәрьямнең тормышында мөһим вакыйга була. Ул Базгыя авылы егете, үзенең булачак тормыш иптәше Александр Данилов белән таныша.
Александр Базгыя мәктәбендә эшли һәм Бөре педагогия институтының биология факультетында читтән торып укый. Тиздән яшьләр өйләнешәләр, тормыш иптәшенең әти-әнисе белән бергә яши башлыйлар. Ләкин гаиләгә бәла килә - аларның өйләре яна, шулай итеп аларга туй үткәрү насыйп булмый. Бөтен көчләрен яңа йорт төзүгә юнәлтәләр.
Ул чорда Алмаш башлангыч мәктәбе ябыла, һәм Мәрьям Базгыя урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли башлый. Октябрьский шәһәрендә ике айлык педагогик курслар үтә. Интернатта Базгыя мәктәбенә тирә-як авыллардан йөреп укучылар яши.
Ирле-хатынлы Даниловлар менә дигән өч улларын: Радик, Вадим һәм Илдарны тәрбияләп үстерделәр. Алар мәктәпне уңышлы тәмамлап, тиешле белем алдылар һәм тормышта үз юлларын таптылар.
Тормыш иптәше Александр пенсиягә чыкканчыга кадәр укытучы булып эшли. Кызганычка каршы, 2012 елда ул якты дөньяны калдырып китә. Мәрьям Назиф кызы өчен балалары, алты оныгы һәм бер оныкчыгы зур бүләк һәм таяныч булып торалар.
Мәрьям тәмле чәк-чәк, пироглар, тортлар, бәлешләр һәм коймаклар пешерә. Өендә матур гөлләр, бакчасында һәртөрле чәчәкләр үстерә, кош-корт асрый. Ул тик утыра белми. Кулыннан килгән кадәр балаларына, туганнарына ярдәм итә. Ул шулай ук үзешчән сәнгатьнең актив әгъзасы да.
Шушы көннәрдә М. Н. Данилова 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны тәбрик итәргә балалары, туганнары, дуслары һәм күршеләре җыелдылар. Авылдашлар исеменнән Мәрьям Назиф кызын күркәм юбилее белән котлыйм, аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим.
Г. ГРИШУКОВА. Базгыя авылы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: