Чалмалы авыл мәдәният йортында җыр, шигырь бәйрәме үтте
Иҗат берләшмәсе тәрбияләнүчеләре (балалар сәнгать мәктәбе педагогы Д. Н. Шәвәлиева) сәхнәләштерелгән “Аулак өй” кичәсе күрсәттеләр, Зинфира Шәвәлиева белән Эльвира Халисова әби рольләрен оста башкардылар. Кече сыйныф укучыларының чыгышы барысына да ошады, алар татарча матур сөйләмнәре белән сокландырдылар. Балалар әлеге борынгы йоланы заманча итеп күрсәттеләр. Әби балаларга борынгы халык уеннарын өйрәтте, аннары аларны рәхәтләнеп бергә уйнадылар.
Педагогик хезмәт ветераны Ә. Ш. Гыйниятова үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы елларында тылда нинди авырлыклар кичерергә туры килүен билгеләп үтте. Ул балаларның уңышлары белән сөендерүләрен, әдәпле һәм тәртипле булуларын теләде.
Тамашачылар “Балкышлар” вокаль ансамбле чыгышын (баянда Альберт Миңлеәхмәтов) яратып кабул итте. Наилә Шәяхмәтова мәрхүм Фәнүр Сәмигуллин шигырен укыды. Әлфия Гыйльфанова үз шигырьләрен укып ишеттерде. Зинфира Шәвәлиева, Наилә Шәяхмәтова, Динара Шәвәлиева моңлы тавышлары, матур җырлары белән сокландырдылар. Альберт Миңлеәхмәтов гармунда уйнап җырлады. Чалмалы мәктәбе 10 – 11 сыйныф укучылары башкаруындагы бию флешмобы концерт программасына заманча ритмнар өстәде. Концерт “Балкышлар” вокаль ансамбле башкаруында “Авылым” җыры белән тәмамланды.
З. ХАННАНОВА. Чалмалы авылы.
Редакциядән:* чара үзизоляция режимы кертелүгә кадәр үткәрелде