Шаран үзәк район дәваханәсе белгечләре коронавируска әзерлек буенча өйрәнүләр үттеләр
Дөньяда яңа тип 2019-nCoV коронавирус инфекциясе таралу буенча эпидемиологик хәлгә бәйле, Октябрьский шәһәре 1 санлы шәһәр дәваханәсе базасында коронавирус инфекциясе белән авыру ихтималы булган пациентлар мөрәҗәгать иткән очракта эш алгоритмы буенча махсус өйрәнү тренировкалары үтте. Өйрәнүләрдә Октябрьский медицина округының 7 дәвалау учреждениесе катнашты, аның составына Шаран үзәк район дәваханәсе дә керә.
Тренировка дәресләре үткәрү шартлы ике циклдан торды: теоретик уку һәм практик әзерлек. Модератор булып Октябрьский шәһәре 1 санлы шәһәр дәваханәсе баш табибы С. П. Иванов чыгыш ясаган теоретик блок кысаларында, чарада катнашучыларга коронавирус инфекциясе ихтималы булганда медицина хезмәткәрләренең эш алгоритмы, хезмәткәрләрнең саклану чаралары, инфекцияне булдырмау буенча профилактик чаралар турында җентекле аңлатылды.
Тренинг спикерлары – Уфа шәһәре 4 санлы йогышлы авырулар клиник дәваханәсенең югары квалификация категорияле табиб-инфекционисты Д. Н. Дубровская һәм “Башкортстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе Туймазы районара филиалы баш табибы Ф. А. Шакирова – катнашучыларга коронавирус инфекциясе буенча дөньяда һәм Русиядәге эпидемиологик хәл, авыруны тудыручы характеристикасы, профилактика чаралары һәм коронавирус инфекциясе ихтималы булган пациентларга беренче медицина ярдәме күрсәтү нечкәлекләре турында җентекле сөйләделәр.
Укуларның практик өлешендә Октябрьский шәһәре 1 санлы шәһәр дәваханәсенең 2 санлы стационары кабул итү бүлегенә коронавирус инфекциясе билгеләренә тулысынча ярашлы клиник хәлдәге пациент килү очрагы модельләштерелде. Авыруны ачыклау, пациентны изоляцияләү һәм дәваханәгә салу буенча тулы схема эшләнде.
Уңышлы өйрәнүләрдән соң, шулай ук үзәк район дәваханәсе базасында да лекция һәм шушындый уку-өйрәнүләр үткәрелде. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырткан пациент мөрәҗәгате буенча медицина ярдәме күрсәтү алгоритмы эшкәртелде. “Шартлы пациент” шушы көннәрдә Кытай Халык Республикасыннан кайткан.
Өйрәнүләр барышында ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәткәрләре коронавирус инфекциясенә шик булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү буенча киңәшләргә ярашлы эш иттеләр. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чакыруга чумага каршы махсус костюмнар киеп килделәр, анамнез җыелмасы үткәрделәр, аның нәтиҗәләре буенча пациентта коронавирус инфекциясе булу ихтималы ачыкланды. Бу турыда шунда ук баш табибның медицина буенча урынбасары А. З. Әхмадуллинга хәбәр ителде. А. З. Әхмадуллин пациент турында үзәк район дәваханәсе баш табибы Р. К. Янгировка хәбәр итте һәм хәбәрне Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы идарәсенә җибәрде. Аннары үзәк район дәваханәсе инфекция бүлегендә бокс әзерләнде һәм пациентны шунда урнаштырдылар. Пациентны чумага каршы махсус костюмнардагы табиб-инфекционист белән шәфкать туташы кабул итте.
Шулай итеп, “шартлы авыруга” ярдәм күрсәтүнең тулы циклы эшкәртелде һәм күрсәтелде. Өйрәнүләр нәтиҗәсендә, үзәк район дәваханәсе медицина хезмәткәрләре пациентларны урнаштыру һәм саклану чараларын үтәп, авыруны изоляцияләү һәм госпитальләштерү процессын җентекле өйрәнделәр.
Уку-өйрәнү нәтиҗәләре, коронавирус инфекциясе таралу мөмкинлегенә бәйле Шаран районында эпидемиологик хәл катлаулану очрагында, үзәк район дәваханәсе коллективының югары әзерлек дәрәҗәсен һәм көйле эшен күрсәтте. Үзәк район дәваханәсенең һәр хезмәткәре, өйрәнүләр үтеп, эш алгоритмы һәм стандартларын анык белә, коронавирус инфекциясе авыруына шик булган пациентлар мөрәҗәгать иткән очракта тиешле чараларны оператив үтәүгә әзер.