+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 Май 2020, 12:48

Җиһаншин китапларында –кыргый табигатьнең гаҗәеп дөньясы

Язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншинга 70 яшь тулуга багышланган “Җиһаншин китапларын укыйбыз” Республика акциясе кысаларында, Ямадыбаш авылы китапханәсендә К. Җиһаншинның “Боцман” повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде.

Язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншинга 70 яшь тулуга багышланган “Җиһаншин китапларын укыйбыз” Республика акциясе кысаларында, Ямадыбаш авылы китапханәсендә К. Җиһаншинның “Боцман” повесте буенча укучылар конференциясе үткәрелде.
Китаплар укырга яратучылар белән бергә “К. Җиһаншин җәнлекләре һәм кошлары” темасына стена гәзите чыгардык. Камил Җиһаншинның “Боцман” повесте – җанлы табигать, кыргый җәнлекләрнең, аерым алганда, селәүсеннәрнең гадәттән тыш акылы һәм гадәтләре турындагы китап. Китапта укучылар ерак көнчыгыш тайгасы, андагы тормыш белән очраштылар, аучыларның җиңел булмаган хезмәте белән таныштылар.
Кеше һәм табигать арасындагы үзара мөнәсәбәт – китапның төп темасы, ул укучыда цивилизация кысрыклавына дучар булган җәнлекләр дөньясына карата ихлас кызгану хисләре уята.
Китап укучылар шулай ук рәсемнәр конкурсында да катнаштылар, анда алар үзләренең йорт хайваннарын сурәтләделәр.
Ямадыбаш башлангыч мәктәбендә “Маха, или История жизни кунички” повесте буенча китапханә дәресе үткәрдек, аннары 4 сыйныф укучылары “Камил Җиһаншин китаплары дөньясы” темасына виртуаль күргәзмә карадылар.
Укучылар повестьтан өзекләр белән таныштылар, аларның күпләрендә сусар турында тулы әсәрне укып чыгу һәм әлеге җәнлек турында күбрәк белү теләге туды.
Л. ФӘХРЕТДИНОВА, Ямадыбаш авыл китапханәсе китапханәчесе.
Чарада катнашучылар.
Редакциядән: чара үзизоляция режимы кертелгәнгә кадәр үткәрелде.

Читайте нас: