+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 Май 2020, 13:08

Онытылмас мәктәп еллары...

Туган авыл, туган нигез,Шунда яшьлек елларым.Кайда китсәм кире сиңаАлып кайта юлларым.Эх, Чалмалы урамнарыУйный җил-бураннары.Җил-бураннарда да матурАвылым урамнары.Әйе, гомер аккан су кебек, бик тиз үтә. Әле кайчан гына Чалмалы мәктәбенең кирпечтән төзелгән ике катлы яңа бинасына күчкән идек. Бу сигезенче сыйныф иде. Без яңа мәктәптә өченче чыгарылыш булдык, ә инде шуннан соң кырык ел вакыт үтте.

Туган авыл, туган нигез,
Шунда яшьлек елларым.
Кайда китсәм кире сиңа
Алып кайта юлларым.
Эх, Чалмалы урамнары
Уйный җил-бураннары.
Җил-бураннарда да матур
Авылым урамнары.
(Педагогик хезмәт ветераны Ә. Гыйниятова сүзләре).
Әйе, гомер аккан су кебек, бик тиз үтә. Әле кайчан гына Чалмалы мәктәбенең кирпечтән төзелгән ике катлы яңа бинасына күчкән идек. Бу сигезенче сыйныф иде. Без яңа мәктәптә өченче чыгарылыш булдык, ә инде шуннан соң кырык ел вакыт үтте.
Сыйныфташларым! 1980 елның 23 маендагы соңгы дәресне хәтерлисезме? Астрономия дәресе иде ул. Безнең дулкынланулар, олы тормыш алдында уйлануларыбыз... Нинди ул, безнең киләчәк?
Мәктәп еллары – якты хатирәләр. Соңгы кыңгырау алдыннан без барыбыз бергә урманга умырзаялар җыярга барганыбызны хәтерлим. Хөрмәтле укытучыларыбызга бүләк итәр өчен чәчәкләрне мәктәпкә алып килдек. Ап-ак якалы көрән күлмәк кигән, ак алъяпкыч япкан кызлар, мәктәп костюмнары кигән ак күлмәкле егетләр... Нинди шат йөзле, матур һәм якты уйлы идек без!
Ул елны Чалмалы урта мәктәбен 23 укучы тәмамлады. Кызганычка каршы, вакыт үзенекен итә – безнең чыгарылыштан дүрт кеше, ә 8 сыйныфтан соң мәктәптән киткәннәрнең икесе якты дөньяны калдырып китте инде.
Безнең сыйныф тату иде. Безне сыйныфташыбыз Рамилә Газизова оештырды һәм үзе артыннан ияртте. Аның әнисе Роза Сәхиулла кызы безнең сыйныф җитәкчебез булды, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты. Рамиләнең әтисе Назиф Фатыйх улы да укытучы (алар безнең арабызда түгелләр инде). Рамиләгә оештыру сәләте алардан күчкәндер, күрәсең. Ул әти-әнисе юлын сайлады, педагог булды, туган мәктәбенә кайтып, балаларыбызны укытты. Рамилә чыгарылышның юбилей елларында сыйныфташлар очрашуларын үткәрүдә инициатор булып торды, аларны яхшы оештыра иде. Кызганычка каршы, Рамилә дә яныбызда юк.
Без мәктәпнең элекке директоры Ә. Ш. Гыйниятова, укытучылар М. Р. Гыйниятуллина, Мәүлиха апа Галимова, Нәҗип Шәвәлиев һәм башка укытучылар белән аралашабыз.
Чалмалы мәктәбенә килгәнче мин 2 - 6 сыйныфларны Наратасты мәктәбендә укыдым. Шуңа күрә сыйныфташларым һәм укытучыларым күп. Күпләр белән җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә торабыз. Сыйныфташларымның барысы да тормышта үз урынын тапты, үз эшләренең профессионаллары булдылар, гаилә кордылар, балалар үстерделәр, хәзер оныкларына сөенәләр.
Кече улымны һәм оныкларымны мәктәпкә озатканда мәктәп елларын, балачагымны һәм яшьлегемне зур җылылык белән искә алам. Балаларыбыз, оныкларыбыз тыныч тормышта яшәсен, кайгы-хәсрәт безне читләтеп үтсен иде.
З. ХАННАНОВА. Чалмалы авылы.
Чалмалы мәктәбенең 10 сыйныфы (1980 ел).
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: