-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
4 Май 2020, 01:26

Көннәр матур торганда...

Шаран районында аграрийлар язгы-кыр эшләренә керештеләр“А. В. Наумов” крестьян (фермер) хуҗалыгында көзге бодай, арыш һәм күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландыралар (“Рубин” минераль ашламалар сипкеч кулланыла).

Шаран районында аграрийлар язгы-кыр эшләренә керештеләр
“А. В. Наумов” крестьян (фермер) хуҗалыгында көзге бодай, арыш һәм күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландыралар (“Рубин” минераль ашламалар сипкеч кулланыла).
Сергей Наумов уҗым культураларын минималь чыгымнар технологиясе - стерн буенча чәчә. Аның планнарында - туфрак дымлы чагында чәчүлекләрне тукландыру эшләрен мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау, аннары күпьеллык үләннәрне тырмалый башларга кирәк була.
“Р. Г. Идиятуллин” крестьян (фермер) хуҗалыгында да көзге бодай һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра башладылар.
Районда 8200 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, 570 тонна минераль ашлама сатып алынган. Агымдагы елда 26 000 гектардан артык мәйданда сабан культуралары чәчү күздә тотыла. Әлеге вакытта элита орлыклар сатып алу, минераль ашламалар кайтарту эшләре алып барыла, кайбер крестьян (фермер) хуҗалыклары сабан культуралары чәчү эшләрен башлады.
А. АНДРЕЕВА, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
Уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру – язгы-кыр эшләренең беренче этабы.
Читайте нас: