+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
4 Май 2020, 01:30

Рух күтәренкелеген югалтмый

Яңа Таулар авылында яшәүче Рәшит Әюп улы Мөхәммәтгалин 85 яшьлек юбилеен билгеләдеРәшит Әюп улы Яңа Таулар авылында Әюп һәм Хөббелхәят Мөхәммәтгалиннарның ишле гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә төпчек бала булып үсә. Аның тагын Тәзкирә апасы, Шәрифҗан, Мөхәммәтсалих, Каниф абыйлары була. Хөббелхәят Кәрим кызына балаларын ялгызы гына аякка бастырырга туры килә, чөнки ирен ул бик яшьли җирли.

Яңа Таулар авылында яшәүче Рәшит Әюп улы Мөхәммәтгалин 85 яшьлек юбилеен билгеләде
Рәшит Әюп улы Яңа Таулар авылында Әюп һәм Хөббелхәят Мөхәммәтгалиннарның ишле гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә төпчек бала булып үсә. Аның тагын Тәзкирә апасы, Шәрифҗан, Мөхәммәтсалих, Каниф абыйлары була. Хөббелхәят Кәрим кызына балаларын ялгызы гына аякка бастырырга туры килә, чөнки ирен ул бик яшьли җирли.
Балачагы авыр була, Бөек Ватан сугышы бара. Ул чагында Яңа Таулар авылы Яңа Каръяуды авыл Советына, “Красная Башкирия” колхозына карый. Балалар урман һәм чокырлар аша җәяүләп Яңа Каръяуды мәктәбенә укырга йөриләр. Ашарга җитми, бәрәңге кабыгы, алабута ашыйлар. Балалар ач булмасын өчен, Хөббелхәят Кәрим кызы бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозда эшли.
Апасы Тәзкирә үсә төшкәч авылның башка кызлары белән бергә Свердловск өлкәсенә торф эшләренә китә. Бөек Ватан сугышы елларында торф чыгару икътисадның стратегик юнәлеше була. Торф участоклары коллективлары “Торф – Туган илгә!”, “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” лозунглары астында эшлиләр. Тәзкирә сугыштан соң кияүгә чыгып, шунда яшәргә кала, 1980 елда 56 яшендә вафат була.
Шәрифҗан абыйсы 1944 елда Совет Армиясе сафларына алына, 9 ел хезмәт итеп кайта, өйләнә һәм Салават шәһәрендә яши башлый. Ул бик яшьли, 32 яшендә вафат була.
Мөхәммәтсалих абыйсын колхоз разнарядкасы буенча ФЗУга җибәрәләр. Аның гаиләсе туган авылда яши, колхозда эшли. Мөхәммәтсалих та 54 яшендә үк якты дөньяны калдырып китә.
Каниф абыйсы Ерак Көнчыгышта Тын океан флотында 3 ел хезмәт итә, армиядән кайткач Свердловск шәһәренә яшәргә китә, өйләнә, төзелештә эшли. 61 яшендә бакыйлыкка күчә.
Әнисе Хөббелхәят Кәрим кызы 1987 елга кадәр яши. Аңа 89 яшь була.
Рәшит Әюп улы 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый, Ул чагында Яңа Таулар авылы Акбарыс авыл Советы “Советлар” колхозы составына керә.
1961 - 1964 елларда Рәшит Совет Армиясе сафларында Мәскәү шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң Свердловск шәһәрендә “Уралмаш” заводында эшли. Аннары Шаран районына кайта, Акбарыс авылында кибет директоры булып, Шаран авылында көнкүреш хезмәте комбинатында, Акбарыс совхозында эшли.
Хезмәт елларында Р. Мөхәммәтгалин җәмәгать һәм мәдәни чараларда катнаша, коллектив белән сәхнәдә чыгыш ясый.
1979 елда Свердловск шәһәрендә булачак тормыш иптәше Сәлимә белән таныша. Алар шул ук елны өйләнешәләр һәм Яңа Таулар авылында әти-әниләре йортында яши башлыйлар. Рәшит һәм Сәлимә Мөхәммәтгалиннар дүрт бала: ике ул һәм ике кызларын тәрбияләп үстерәләр.
Ирле-хатынлы Мөхәммәтгалиннар тату яшиләр. Балаларын хезмәткә, сакчыллыкка, белемле, әдәпле булырга, әти-әниләрен һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Барлык авыл кешеләре кебек үк, бакчада яшелчәләр үстерәләр, мал-туар һәм кош-корт асрыйлар. Әлбәттә, боларның һәммәсендә балалары ярдәм итәләр.
Балалары мәктәптә укыган елларда ирле-хатынлы Мөхәммәтгалиннар укытучылардан күпләгән рәхмәт сүзләре ишетәләр. Алар үзләре дә балаларына яхшы белем биргән өчен Акбарыс мәктәбенең барлык укытучыларына рәхмәтлеләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгалиннарның өч баласы югары белемгә ия, үзе 8 сыйныф тәмамлаган Рәшит Әюп улы моңа бик шат һәм балалары белән горурлана.
Гөлнара Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалында укыта. Руслан Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы буенча бүлегендә хезмәт итә, Рөстәм һәм Рамилә Шаран авылында эшлиләр.
Рәшит Әюп улы балалары һәм оныклары мәхәббәте һәм хәстәрлегендә яши. Ул бәхетле дәү әти, аның Иван, Матвей, Риназ, Алинә, Гүзәл, Риана, Катя, Оксана исемле сигез оныгы бар. Алар барысы да сәләтлеләр, төрле секция һәм түгәрәкләргә йөриләр. Ә яшь ярымлык оныгы Оксана сөйләшергә өйрәнә. Дәү әти оныклары белән горурлана, балаларына акыллы киңәшләрен бирә.
Бүгенге көндә юбиляр Яңа Таулар авылында яши. Бакчачылык белән шөгыльләнә, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә.
Сиксән биш яшь тулуына карамастан, ул күтәренке рухлы һәм һәрвакыт яхшы кәефтә. Көндәлек мәшәкатьләр һәм борчулар белән тулы җиңел булмаган бөтен гомерен яхшы хәтерли. Ул бик аралашучан кеше, аны Шаран районында, Туймазы шәһәрендә бик күпләр беләләр. Туган татар теленнән тыш, мари һәм чуваш телләрендә дә яхшы аралаша. Рәшит Әюп улы мактана ала: 85 яшендә аның барлык тешләре дә үзенеке, зарарлы гадәтләре булмаган, ул җәяү күп йөри, бервакытта да эшсез тормый. Аның телефоны юк, сериаллар карарга яратмый, җанлы аралашуны ярата.
Мөхәммәтгалиннар гаиләсе барлык гаилә бәйрәмнәрен бергә үткәрергә гадәтләнгән. Һәм менә тагын балалары, оныклары аны матур юбилее белән котларга җыелдылар һәм Рәшит Әюп улына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мондый юбилей – бик мөһим һәм истәлекле вакыйга.
Рәшит Әюп улы зур тормыш юлы үткән, нәтиҗәләр ясый һәм болай дип фикер йөртә:
- Әйтергә кирәк, гомерем заяга узмады, сәламәт яшәү рәвеше алып барам, Туган илем хакына намуслы хезмәт иттем, лаеклы балалар үстердем. Кызганыч, гомер шулкадәр кыска, әле бик күп эшләр эшләп була.
Юбилярны күркәм вакыйга белән котлыйбыз һәм аңа озын гомер һәм яхшы кәеф телибез!
Гөлнара ӘХМӘТШИНА әзерләде.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: