1941 елның 14 июлендә Шаран хәрби комиссариатыннан Совет Армиясе сафларына алына, 8нче гвардия дивизиясе 30нчы гвардия укчы полкында хезмәт итә, Волокаламск юнәлешен саклый. Госпитальдән соң 232 һәм 227нче полкларда хезмәт итә, ә аннары 30нчы полкына кайта. 1944 елның 18 гыйнварына кадәр сержант, 8нче гвардия дивизиясе 30нчы гвардия укчы полкының отделение командиры була. 7 тапкыр яралана (3 каты яра һәм 4 җиңелчә яралар ала).