+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июнь 2020, 12:30

Ул танкчы була

Шаран районының данлыклы улы, иремнең дәү әтисе – гвардия сержанты, Т-34 танкы танкчысы Нурлыгаян Нурулла улы Хәйруллин турында сөйләргә телим.Дәү әтиебез Нурлыгаян 1908 елда Башкортстан АССРның Шаран районы Ямадыбаш авылында (төгәлрәге – Кызыл Тау авылында) мулла гаиләсендә дөньяга килә. Ул анда 1931 елга кадәр яши, мөселман дин әһеле улы буларак “Раскулачен, выселен” карары белән репрессияләнә. 1939 елда хатыны Майгөл һәм улы Мәгъзинур белән БАССРның Нуриман районы Кодаш поселогына сөрелә, аннары шул ук районның Красивая Поляна поселогына күчә.

Шаран районының данлыклы улы, иремнең дәү әтисе – гвардия сержанты, Т-34 танкы танкчысы Нурлыгаян Нурулла улы Хәйруллин турында сөйләргә телим.
Дәү әтиебез Нурлыгаян 1908 елда Башкортстан АССРның Шаран районы Ямадыбаш авылында (төгәлрәге – Кызыл Тау авылында) мулла гаиләсендә дөньяга килә. Ул анда 1931 елга кадәр яши, мөселман дин әһеле улы буларак “Раскулачен, выселен” карары белән репрессияләнә. 1939 елда хатыны Майгөл һәм улы Мәгъзинур белән БАССРның Нуриман районы Кодаш поселогына сөрелә, аннары шул ук районның Красивая Поляна поселогына күчә.
Сугыш башлангач, Нурлыгаян Нурулла улы үзен фронтка җибәрүләрен үтенә, әмма аны ышанычсыз буларак алмыйлар. Шулай да аны 1942 елның җәендә Нуриман районы хәрби комиссариатына чакырталар. Ул танкчы булып хезмәт итә, 21нче аерым гвардия танк полкы 37нче гвардия танк бригадасы өченче танк батальонында Т-34 танкы коручысы була.
Нурлыгаян Нурулла улы 1945 елның 21 мартында Венгриядә Альмашфузите авылында һәлак була. Оныклары Радик, Рамил, Олег интернет-чыганаклар һәм РФ Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча дәү әтиләре, кадерле картәтәйләренең һәлак булган һәм күмелгән урынын таба алдылар. Ул Венгриядә, Альмашфузите авылында Фюзите байлар ихатасында җирләнә.
Нурлыгаян Нурулла улының хатыны – дәү әниебез Майгөл Сафиулла кызы Хәйруллина, сугышның барлык авырлыкларын кичерә. Ул дүрт улын: Мәгъзинур, Фәһим (бала чактан ук инвалид), Әстаф һәм әтисе фронтка киткәч туган Әхнәфне ялгызы тәрбияләп үстерә! Мин аның ныклыгы, чыдамлыгы алдында баш иям! Күз алдына да китерерлек түгел, әлеге елларда хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә никадәр авырлык төшә...
Дәү әнием Майгөл 1984 елга кадәр Нуриман районы Красивая Поляна авылында яши. Ире Нурлыгаянны фронтка озатып, аны 40 елдан артык көтә! Ире исәндер, кайдадыр Венгриядә яши һәм кайчан да булса әйләнеп кайтыр һәм аны үзе белән алып китер дип өмет итә...
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Ямадыбаш авылында яшәгән карт бабам Нурулла (Нурлыгаянның әтисе) Бөек Ватан сугышы елларында өлкән яшьтә булса да, “Данлыклы хезмәт өчен” ордены белән бүләкләнә. Ул вакытта әлеге бүләк фидакарь хезмәт өчен бирелә.
Җиңүгә зур өлеш керткән туганнарыбыз турында хәтерне горурлык белән саклыйбыз! Һәм яу кырларында башларын салганнарны, тылда хезмәт батырлыклары күрсәткәннәрне онытмыйбыз!
Э. ТРОФИМОВА.
Читайте нас: