+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июнь 2020, 12:26

Яңартылган Дан Мемориалы – герой-шаранлылар истәлегенә Шаран авылында “Кайгылы ана” мемориаль комплексы реконструкцияләнде

Шаран авылында 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Кайгылы ана” мемориаль комплексы реконструкцияләнде. Моңа Башкортстан Республикасында тормышка ашырыла торган “Заманча шәһәр мохите формалаштыру” программасы ярдәмендә ирешелде, ул яңа җәмәгать территорияләрен – паркларны, скверларны, яр буйларын һ. б. төзекләндерү һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Эшләрнең заказчысы –Шаран авыл Советы авыл биләмәсе, муниципаль контракт кысаларында башкарыла торган эшләрнең подрядчысы – Шаран авылы “Мастер” җәмгыяте. Әлеге эшләр федераль, республика һәм җирле бюджетлар хисабына финансланды, аның гомуми күләме 5,5 млн. сум тәшкил итә.
Реконструкцияләү кысаларында скверда шаранлылар – Советлар Союзы Геройлары - Михаил Егоров, Зәйнулла Мөстәкыймов, Дмитрий Кармишин, Леонид Цибизов, Миргай Фәрхетдинов һәм Дан орденының тулы кавалеры Салих Сабитов исем-шәрифләре язылган мемориаль плитәләр барлыкка килде. Шулай ук сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориаллар да матур итеп бизәлгән. Аларда Бөек Ватан сугышында катнашкан шаранлыларның исем-шәрифләре уелып язылган.
Шушы ук программа кысаларында 2020 елда Шаран авылында бертуган Звездиннар паркын ремонтлау планлаштырыла.
Ә. ГАЗИЗУЛЛИНА.
Читайте нас: