+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июнь 2020, 13:31

Яугир-артиллерист

Солтан Кормангали улы Мөхәммәтгалин 1920 елның 15 сентябрендә Башкортстан АССРның Шаран районы Сакты авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Армиягә кадәр туган авылында эшли.1940 елның 15 сентябрендә Совет Армиясе сафларына алына, Гродно шәһәрендә хезмәт итә.

Солтан Кормангали улы Мөхәммәтгалин 1920 елның 15 сентябрендә Башкортстан АССРның Шаран районы Сакты авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Армиягә кадәр туган авылында эшли.
1940 елның 15 сентябрендә Совет Армиясе сафларына алына, Гродно шәһәрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елларында 1941 елның 22 июненнән 15 июленә кадәр 1836нчы укчы полкы составында хезмәт итә, ә 1941 елның августыннан 1945 елның ноябренә кадәр 6229нчы аерым укчы дивизиясендә укчы була.
Хәрби учет белгечлеге – 85-мм пушкалар, 122 һәм 152-мм гаубицалар артиллеристы. 1945 елның 15 декабрендә 6926нчы аерым артиллерия дивизиясе каршында хәрби ант кабул итә. Дәүләт бүләкләренә ия һәм күкрәк билгеләре, бүләкләр белән бүләкләнә. Яралана һәм контузия ала. 1946 елның 22 маенда демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач, пенсиягә чыкканчыга кадәр, колхозда янгын сүндерүче булып эшли. Хатыны Көләнчәс белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
С. К. Мөхәммәтгалин 1991 елның 10 маенда вафат була. Башкортстан Республикасы Шаран районы Уял авылы зиратына җирләнә.
О. ЛАТЫЙПОВА.
Читайте нас: