+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 июнь 2020, 01:35

Халыкка хезмәт итәбез

Безнең көндәлек эшебез – кешеләр сәламәтлеген саклауМедицина хезмәткәрләре көне – кешеләргә ярдәм итү һәм авыртуларны җиңеләйтү юлын сайлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәмеБыел бәйрәм коронавирус эпидемиясе чорына туры килде, һәм җәмгыятебез медицина хезмәткәре һөнәренең никадәр мөһим һәм җаваплы икәнлегенә тагын бер кабат инанды. Хәзерге вакытта сезнең күпләрегез катлаулы шартларда эшләп һәм әлеге эшне яхшы башкарып, вирус инфекциясе белән көрәшнең алгы сызыгында тора. Коронавирус инфекциясе таралу тормышыбызда күп нәрсәләрне үзгәртте, барлык учреждениеләр эшен, гадәти алымнар һәм тәртипләрне үзгәртергә туры килде.

Безнең көндәлек эшебез – кешеләр сәламәтлеген саклау
Медицина хезмәткәрләре көне – кешеләргә ярдәм итү һәм авыртуларны җиңеләйтү юлын сайлаган кешеләрнең һөнәри бәйрәме
Быел бәйрәм коронавирус эпидемиясе чорына туры килде, һәм җәмгыятебез медицина хезмәткәре һөнәренең никадәр мөһим һәм җаваплы икәнлегенә тагын бер кабат инанды. Хәзерге вакытта сезнең күпләрегез катлаулы шартларда эшләп һәм әлеге эшне яхшы башкарып, вирус инфекциясе белән көрәшнең алгы сызыгында тора. Коронавирус инфекциясе таралу тормышыбызда күп нәрсәләрне үзгәртте, барлык учреждениеләр эшен, гадәти алымнар һәм тәртипләрне үзгәртергә туры килде.
Бер генә нәрсә үзгәрмәде – медицина хезмәткәрләренең кешеләргә ярдәм итүдә һәрдаим әзерлеге. Әлеге гадәти булмаган вакытта, без, элеккеге кебек үк, югары исемебезне тагын бер кабат расладык һәм бурычыбызны фидакарь үтәвебезне дәвам иттерәбез.
Пандемия шартларында авырлыкларга һәм сәламәтлегегез өчен куркыныч тудыруга карамастан, эш урыннарыгызны калдырмавыгыз һәм кешеләргә ярдәм итүдән туктамавыгыз өчен барыгызга да ихлас рәхмәт белдерәм.
Июньнең өченче якшәмбесе бик күпләр өчен истәлекле дата булып тора. Менә 30 елдан артык инде барлык медицина хезмәткәрләрен берләштерүче һөнәри бәйрәмебезне билгелибез.
Бүген һәр көнне авыру янында, операция өстәле янында торучылар яки ашыгыч ярдәм машинасында чакыруга ашыгучылар, илебез медицинасына катнашлыклары булуын аңлап, үзләрен бербөтен итеп хис итәләр.
Үзеңне медицинага багышлау –зур җаваплылык, гуманизм һәм хәтта батырлык таләп иткән омтылыш ул.
Әйе, хәзерге медицина – ул фәнсыйдырышлы һәм югары технологияле тармак, биредә катлаулы техника медикларга тиз һәм нәтиҗәле диагностика ясарга, күп сырхауларны җиңәргә, кешеләрне аякка бастырырга ярдәм итә. Болар һәммәсе медицина персоналыннан җитди белемнәр, тәҗрибә, югары бирелгәнлек, үз-үзеңне даими үстерү һәм камилләштерү, һәм әлбәттә, һөнәреңне ярату таләп итә. Һәм шулай да нанотехнологияләр гасырында күңел юмартлыгы, кешеләрне ярату, чиксез мәрхәмәтлелек, тыңлый белү, түземлек кебек иң яхшы кешелек сыйфатларыннан башка мөмкин түгел. Чөнки пациентка сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне бернинди инновацион технологияләр, ультра заманча приборлар һәм могҗизалар тудыручы препаратлар да алыштыра алмый.
Безнең коллективта “тормыш” сүзенең мәгънәсен дөрес аңлаган, профессиональ бурычларын республика, ил халкы алдында үтәгән кешеләр җыелган. Сәләтле һәм профессиональ, фидакарь кешеләр – табиблар, шәфкать туташлары, медицина персоналы – сез һәр көнне сүзнең чын мәгънәсендә могҗиза тудырасыз. Сез кешеләргә авыруларын җиңәргә ярдәм итәсез, сәламәтлекләрен кайтарасыз һәм савыгуга өмет бирәсез. Сезнең көндәлек хезмәтегез, табиб антына тугрылыгыгыз иң югары бәягә лаек.
Егерме меңнән артык район халкына 101 койкага исәпләнгән үзәк район дәваханәсе, шулардан 33 койка – терапия профилендә, 33 – хирургия, шул исәптән 3 реанимация койкасы, 10 койка – педиатрия профилендә, 8 – йогышлы авырулар, 7 – гинекология профилендә һәм 10 койкалык паллиатив ярдәм бүлеге, 40 койкага, шул исәптән педиатрия профилендәге 6 койка-урынга исәпләнгән көндезге стационар белән сменага 250 кешене кабул итүче поликлиника һәм 41 фельдшер-акушерлык пункты медицина ярдәме күрсәтә.
Шаран районында медицина хезмәткәре һөнәрен сайлаган һәм гомерләрен аңа багышлаган белгечләрнең зур армиясе хезмәт куя. Шаран районы сәламәтлек сагы кадрларының алтын запасы – медицина ярдәме, дәвалау учреждениеләренең тотрыклы һәм хәвефсез эшчәнлеген тәэмин итүче 44 табиб, алардан 30 хатын-кыз, 14 ир-егет, шул исәптән 2 яшь белгеч һәм пенсия яшендәге 9 табиб, 204 урта медицина хезмәткәре, шулардан 113 хезмәткәр квалификация категориясенә ия, 110нан артык башка персонал. Шаран үзәк район дәваханәсендә барлыгы 363 кеше эшли.
Бүгенге көндә табиб кадрлары, атап әйткәндә, анестезиолог-реаниматолог, табиб-хирург, табиб-уролог, табиб-эндокринолог, участок табиб-терапевтлары, табиб-эпидемиолог, табиб-психиатр, табиб-педиатр җитешмәү мәсьәләсе тора.
Эшебездәге уңай нәтиҗәләрне – катлаулы операцияләрне уңышлы үткәрү, белгечләребезнең республика дәрәҗәсендә һөнәри танылуын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Табибларыбыз – бик яхшы белгечләр, аларның тәҗрибәсе һәм осталыгы районнан читтә дә билгеле. Сезгә оптимизм, һөнәри бурыч һәм һөнәребез өчен горурлык хисен саклап калуыгызны телим. Чөнки ул иң кыйммәтле нәрсә – кеше сәламәтлеген, аны актив тормышка кайтара. Ә бу өстенлек бүген районыбызның имин үсешендә төп шарт буларак билгеләнгән.
Район сәламәтлек сагының хөрмәтле ветераннары Николай Иванович Захаров, Фәнүзә Вәкил кызы Кучумова, Светлана Нигъмәтҗан кызы Кунаккузина, Вил Гайнетдин улы Фәхретдинов, Гөлнур Миңлегәрәй кызы Вәлиева, Валентина Васильевна Батырбаева, Валентина Тихоновна Захарова, Татьяна Витальевна Туленкова, Мөзәянә Миргасим кызы Маннанова, Ләлә Шәмсимөхәммәт кызы Гыйниятуллина, Венера Рифгать кызы Хөсәенова, Любовь Айдимировна Лаптева, Лилия Гарифҗан кызы Закирова, Тәслия Әнвәр кызы Нуриева, Лариса Тимербай кызы Сыртланова, Әлфия Гомәр кызы Моратшина һәм башка бик күпләргә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Сovid-19 пандемиясе вакытында хезмәткәрләребез – алар: табиблар Л. Р. Васильева, И. И. Хисмәтуллина, И. В. Шәңгәрәева; ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары: Р. Р. Булатов, А. Р. Төхвәтуллина, шоферлар С. А. Халиков, Р. М. Хәйруллин, Ф. К. Галимов; поликлиника шәфкать туташлары: И. И. Михайлова, С. Ф. Сөләйманова, А. В. Миңлегәрәева, В. Т. Захарова; провизор госпиталь хезмәткәрләре А. А. Гыйниятова, Г. Р. Сәлахова, Г. Р. Шакирова, А. Д. Кунаккузина, А. Ф. Миңлегалиева; А. А. Җаббарова, И. Т. Гәрәева, З. Я. Хәбибуллина, Г. Р. Агапитова зур тырышлык белән эшлиләр.
Медицина хезмәткәрләре көне – ул халык сәламәтлеге сагында хезмәт куючыларга зур ихтирам, хөрмәт һәм рәхмәт белдерү бәйрәме.
Барлык хезмәткәрләргә профессиональ үсеш, сезгә һәм якыннарыгызга түземлек, шәхси иминлек, ныклы сәламәтлек телим! Үзегезне саклагыз, сез район сәламәтлек сагының таянычы һәм төп кыйммәте булып торасыз! Бәйрәм белән, хөрмәтле коллегалар!
Р. ЯНГИРОВ, Шаран үзәк район дәваханәсе баш табибы.
Читайте нас: