+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 июнь 2020, 01:55

Үрнәкле гаилә

Һәр авылның үрнәк алырлык, хезмәт сөючән һәм уңган гаиләләре булаДүртөйле авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсе матур гаилә үрнәге булып тора. Виталий Георгиевич белән Рәзифә Әзват кызы 30 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр.Гаилә башлыгы Виталий Георгиевич Дүртөйле мәктәбен тәмамлаганнан соң Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Бәхетен читтән эзләми ул, техникумны тәмамлагач колхозда механик, инженер, Зирекле машина-трактор станциясендә, аннары “Центральная” МТС Туймазы филиалында 18 ел инженер булып эшли.

Һәр авылның үрнәк алырлык, хезмәт сөючән һәм уңган гаиләләре була
Дүртөйле авылында яшәүче Никифоровлар гаиләсе матур гаилә үрнәге булып тора. Виталий Георгиевич белән Рәзифә Әзват кызы 30 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр.
Гаилә башлыгы Виталий Георгиевич Дүртөйле мәктәбен тәмамлаганнан соң Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Бәхетен читтән эзләми ул, техникумны тәмамлагач колхозда механик, инженер, Зирекле машина-трактор станциясендә, аннары “Центральная” МТС Туймазы филиалында 18 ел инженер булып эшли.
В. Г. Никифоров – бар эшкә дә оста, йорт яны хуҗалыгында бар нәрсәне үз куллары белән ясый. Техника телен дә яхшы аңлый.
Гаилә учагын саклаучы Рәзифә Никифорова тумышы белән Бурсык авылыннан. Ахирәте Әлфира Әхмәтова белән бергә Уфа китапханә техникумына укырга керә, ә аннары туган районына кайта һәм 31 ел инде китапханә системасында эшли.
Р. Ә. Никифорова эшләгән Дүртөйле авылы модельле китапханәсе экологик тәрбия үзәге булып тора. Монда танылган галим, урманчы, Дүртөйле авылы кешесе Ю. Ф. Косоуровка, шулай ук туган якны өйрәнүгә һәм балаларга багышланган почмаклар булдырылган. Китапханәдә рус, татар, башкорт һәм чуваш телләрендә барлыгы 12 мең китап бар. Әлеге күп гасырлык белем үзәгенә 755 китап укучы йөри. Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар - авыл китапханәсенең көтеп алган кунаклары.
Виталий һәм Рәзифә Никифоровлар гаиләсендә татар һәм чуваш халыкларының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре һәм йолалары үткәрелә. Рәзифә авыл биләмәсе җәмәгать тормышында актив катнаша, Дүртөйле авылы хатын-кызлар советы рәисе, Дүртөйле авылы һәм авыл биләмәсендә бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Ул үзенең каенанасы, китапханә системасында 36 ел эшләгән Вера Никитичнаның эшен дәвам иттерә.
Виталий Георгиевич белән Рәзифә Әзват кызы менә дигән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Денис Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлады, кызлары Альбина А. Кондратьев исемендєге Дүртөйле мәктәбендә укытучы булып эшли, кече уллары Роберт Әлмәт нефть институты студенты.
- Сайлаган язмышыма үкенмим, тормыш иптәшем Виталий белән бәхетемне таптым, балалар уңышлары, үз эшләрен яратулары белән сөендереп торалар, - дип сөйли Р. Ә. Никифорова.
Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова да әлеге гаилә турында күп җылы сүзләрен белдерде.
- Никифоровлар гаиләсе безнең авыл биләмәсендә интернациональ гаиләнең лаеклы үрнәге булып тора. Әлеге гаилә рухи яктан бай һәм әйләнә-тирәдәгеләргә изгелек һәм җылылык өләшәләр. Балалары әдәплелек, эш сөючәнлек һәм туган якка тирән патриотлык үрнәгендә тәрбияләнделәр.
Рәзифә Әзват кызы озак еллар авыл китапханәсендә эшли. Аның әлеге өлкәдәге тырыш хезмәте тирән хөрмәткә лаек. Никифоровлар гаиләсен бергә яшәүләренең 30 еллыгы белән тәбрик итәм һәм алар белән горурланам!
30 ел стажга ия булган гаиләне энҗе белән чагыштыралар. Бергә гомер итүне гәүдәләндерүче һәр энҗе бөртеге, 30 еллык бәхетле тормышның матур мәрҗәнен ясап, бер-бер артлы язмыш җебенә үрелгән.
Виталий белән Рәзифәне энҗе туйлары белән котлыйм һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм балалары, оныклары янәшәсендә озын гомер телим.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА. Кәрәкәшле авылы.
Никифоровлар гаиләсе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: