+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 июнь 2020, 02:02

Туган җирдә яшәү һәм эшләү – зур бәхет

Хәзерге вакытта авылда яшәүче һәм эшләүче кешеләргә зур хөрмәт белән карыйм, алар һәркем өчен, аеруча яшьләргә якты үрнәк булып торалар. Әлеге язмамда Ярәмкә авылында яшәүче Рамил һәм Химия Яппаровларның тату һәм эшсөяр гаиләсе турында сөйләргә телим. Яппаровлар гаиләсе матурлык һәм муллыкта яши, барлык туганнары, дуслары, күршеләре, таныш һәм якын кешеләре өчен ишекләре һәрвакыт ачык, күңелләре киң. Алар һәркемне киң елмаеп, каршы алалар, кунакчыл кешеләр.

Хәзерге вакытта авылда яшәүче һәм эшләүче кешеләргә зур хөрмәт белән карыйм, алар һәркем өчен, аеруча яшьләргә якты үрнәк булып торалар. Әлеге язмамда Ярәмкә авылында яшәүче Рамил һәм Химия Яппаровларның тату һәм эшсөяр гаиләсе турында сөйләргә телим. Яппаровлар гаиләсе матурлык һәм муллыкта яши, барлык туганнары, дуслары, күршеләре, таныш һәм якын кешеләре өчен ишекләре һәрвакыт ачык, күңелләре киң. Алар һәркемне киң елмаеп, каршы алалар, кунакчыл кешеләр. Әлеге гаилә хезмәт сөючән һәм бик тырыш, авылыбыз үсеше өчен бөтен көчләрен салалар, иң актив гаиләләрнең берсе булып тора. Авылда бер генә бәйрәм дә аларның катнашлыгыннан башка үтми. Бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышыннан ямь һәм тәм табып яши белүче үрнәкле гаилә ул. Авыллар нәкъ менә шундый кешеләре белән чәчәк ата. Рамил Искәндәр улы “Дуслык” ир-егетләр вокаль ансамбленә нигез салучыларның берсе, узган гасырның 80нче елларында ул аның алыштыргысыз аккомпаниаторы. Һәм бүген дә, инде кырык елга якын, ул әлеге ансамбльнең солисты булып тора. Рамил Искәндәр улы сәләтле һәм иҗади кеше, энтузиаст, шуның өстенә киң күңелле дә. Ул тирә-юньдәгеләрнең һәммәсенә дә, аеруча өлкәннәргә бик игътибарлы. Химия Мөдамил кызы – гаҗәеп әни, яхшы белгеч, тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, күп санлы кунаклар һәм туганнары өчен игътибарлы хуҗабикә. Менә 30 елдан артык инде ул хуҗалыкның бухгалтеры булып эшли, соңгы 10 елда “Г. Г. Фәйзуллина” крестьян (фермер) хуҗалыгында бухгалтер булып тора. Ул матур җырлый, “Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбленең солисты. Яппаровлар авылда үткәрелгән күп чараларның иганәчеләре булып торалар, һәм үзләре дә һәр чарада теләп катнашалар.
Яппаровлар ике катлы бик матур йорт төзеделәр. Бакчаларында һәртөрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерәләр. Монда нинди генә чәчәкләр юк! Әмма аларның иң зур байлыклары – өч уллары: Рөстәм, Тимур һәм Илдар.
Рамил Искәндәр улы белән Химия Мөдамил кызы улларын изге күңелле, эш сөючән, авыл патриотлары, яхшы кешеләр итеп тәрбияләделәр. Олы уллары Рөстәм - Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе депутаты, җәмәгатьче, төзекләндерү буенча бер генә өмә дә аннан башка үтми. Ул да иҗат кешесе, җырлый, спектакльләрдә катнаша, “Дуслык” ир-егетләр вокаль ансамбле солисты, тормыш иптәше Оксана белән ике ул тәрбиялиләр. Зур йорт салып керделәр һәм тату яшиләр. Уртанчы уллары Тимур тормыш иптәше Лилия белән Туймазы шәһәрендә яши, авылга әти-әниләре янына еш кайталар. Әлеге киң күңелле, ачык, сәләтле кешеләр җәмәгать эшләрендә катнашалар, Ярәмкә авылы чараларының иганәчеләре булып торалар. Төпчек уллары Илдар вахта ысулы белән Төньякта эшли, әти-әнисенең терәге һәм өмете. Безнең Ярәмкә авылын менә шундый искиткеч кешеләр бизи һәм тирә-юньдәгеләрнең барысына да үрнәк булып торалар.
Ә. ӘХМӘТОВА, Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры.
Читайте нас: