+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 июль 2020, 12:46

“Школьник” кибетендә сатып алучылар һәрвакыт күп А. Х. Гыйльфанованың сәүдә эшендә тәҗрибәсе зур

Алия Хәләфетдин кызы Гыйльфанова 23 ел сәүдә өлкәсендә эшли, ә 2001 елда шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый һәм “Школьник” кибетен ача (Шаран авылы Саклык банкы бинасында урнашкан).

Алия Хәләфетдин кызы Гыйльфанова 23 ел сәүдә өлкәсендә эшли, ә 2001 елда шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый һәм “Школьник” кибетен ача (Шаран авылы Саклык банкы бинасында урнашкан). Биредә ел әйләнәсенә һәртөрле яшелчә, чәчәк орлыклары, үсентеләр, көнкүреш химиясе, шулай ук канцелярия товарлары, уку әсбаплары, китаплар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алып була. Укучылар, аларның әти-әниләре өчен дә товарлар ассортименты зур. Ачык йөзле һәм җитез сатучы Наталья Ильясова һәрвакыт кирәкле товар тәкъдим итә. А. Х. Гыйльфанова сәүдә өлкәсендәге бай эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
- Наталья - минем уң кулым, беренче ярдәмчем. Ул безнең кибеттә күп еллар эшли. Бик тырыш һәм башкаручан сатучы. Сатып алучылар аннан бик канәгать, - ди Алия Гыйльфанова.
Кибеттә кешеләр һәрвакыт күп, бигрәк тә мәктәпкә һәм җәйге бакча сезонына әзерләнү вакытында.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: