+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 август 2020, 16:49

Бурсык авылы халкы кече туган илләрен төзекләндерә

Авыл көннән-көн матур якка үзгәрәБезнең Бурсык авылы территориясендә матур йортлар һәм биналар бик күп. Чөнки кешеләребез бик тырыш һәм эш сөючән, күп итеп мал, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Авыл көннән-көн матур якка үзгәрә
Безнең Бурсык авылы территориясендә матур йортлар һәм биналар бик күп. Чөнки кешеләребез бик тырыш һәм эш сөючән, күп итеп мал, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Мәчет авылыбыз горурлыгы булып тора. Мәчет территориясе һәрвакыт чиста һәм төзек. Аның янәшәсендә фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар бакчасы урнашкан. Авыл халкы шимбә өмәсе оештырып, район мәгариф бүлеге төзелеш материаларына бүлеп биргән средстволар исәбенә балалар бакчасы бинасының түбәсен алыштырды.
2018 елда халкыбыз Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашты. Әлеге средстволарга авылда юл төзелде.
Авылга кергәндә клуб урнашкан. Клуб территориясе дә төзекләндерелгән: яңа бетон коймалар, клуб түбәсен дә Флүзә Нурфаяз кызы Шәрифуллина клуб мөдире булып эшләгән чорда уртак көчләр белән алыштырдылар.
Авыл клубы территориясендә өч һәйкәл бар: Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә “Беркем дә онытылмады! Берни дә онытылмады!” мемориалы, чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына һәм Германиядә совет гаскәрләре группалары ветераннарына һәйкәл.
Быел әти-әниләр авыл клубы янында балалар мәйданчыгы төзеделәр, ул бөтен авылыбызны җанландырды.
Бурсык авылын шулай ук соңгы елларда төзелгән яңа йортлар да бизи. Алар Илдар Мөхәммәдиев, Руслан Шәрифуллин, Салават Сафиуллин, Гөлшат Гыйльманова, Зөлфәт Хаҗиев һәм башка авылдашларыбыз йортлары.
Авылыбызның көннән-көн яхшы якка үзгәрүенә бик шатланам. Һәркем үз хуҗалыгын тәртиптә тотарга тырыша, чөнки төзек йорт – кешенең эчке дөньясы чагылышы.
Л. ГӘРӘЕВА, Бурсык авылы клубы мөдире.
Илдар Мөхәммәдиев йорты.
Читайте нас: