+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 август 2020, 16:40

Каръяудылылар авылдашлары – Бөек Ватан сугышы катнашучыларының исемнәрен мәңгеләштерделәр

Яңа Каръяуды авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә мемориал ачылуга багышланган тантаналы чара булды. Дәһшәтле сугыш елларын үткән, өйләренә җиңү белән кайткан һәм яу кырларында ятып калган якташларга мәңгелек дан.

Яңа Каръяуды авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә мемориал ачылуга багышланган тантаналы чара булды. Дәһшәтле сугыш елларын үткән, өйләренә җиңү белән кайткан һәм яу кырларында ятып калган якташларга мәңгелек дан.
Әлеге Дан мемориаль тактасында авылдан сугышка киткән 100 кешенең исеме мәңгеләштерелгән. 100 исем, алар күп буын якташларыбыз өчен солдат батырлыгы һәм иң яхшы кешелек сыйфатларының мәңгелек үрнәге булып тора.
Авыл халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерү теләге белән янды. Һәм менә юбилей елында бу теләкне тормышка ашырырга булдылар. Моның өчен сугышта катнашучылар исемлеген тикшерделәр. Мемориал төзү һәм аның территориясен төзекләндерү буенча эшләрне башкарган төзелеш оешмасы билгеләнде. Һәйкәл урыны - авыл уртасында, иске мәктәп урынында (юлдан үткәндә күренеп тора).
Яздан алып төзелеш эшләре тәмамланганчы шимбә өмәләре оештырылды, Яңа Каръяуды авылы халкы аларда актив катнашты. Мемориал төзүгә “Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проекты, авыл халкы һәм авылда туып-үсеп, читтә яшәүче кешеләр взнослары, һәм Мичурин авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы В. Н. Корочкин ярдәмендә ирешелде. М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбе укытучысы һәм социаль педагогы, Яңа Каръяуды авылында яшәүче А. Ф. Низаева – әлеге проектның инициаторы, ул битараф булмаган кеше, актив җәмәгатьче.
Тантаналы чарада Мичурин авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы В. Н. Корочкин, муниципаль район хакимияте вәкиле А. Б. Минлин һәм авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Ф. З. Галләмов чыгыш ясады.
Яңа Каръяуды авылының иң актив кешеләре муниципаль район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Хәзер Яңа Каръяуды авылында халык, анда туып-үскән кешеләр, үсеп килүче буынның дәү әтиләре һәм карт бабаларын хөрмәт белән искә алу, эскәмиядә тын гына утырып, тыныч тормышны күзәтү мөмкин булган урын барлыкка килде.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Мемориалда авылдашларының исемнәре мәңгеләштерелгән.
Авылның иң актив кешеләре рәхмәт хатлары алдылар.
Читайте нас: