+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 август 2020, 16:25

Һәрвакыт халык хәтерендә

Зирекле авыл биләмәсе Таллыкүл авылында авылдашлары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск барлыкка килдеБөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтте.

Зирекле авыл биләмәсе Таллыкүл авылында авылдашлары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск барлыкка килде
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтте. Кызганычка каршы, дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Әмма алар турында хәтер яши, халык үз батырларын онытмый, һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерә – ул безнең гражданлык бурычыбыз. Бу уңайдан, тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл, обелиск, стеласы булган авылларны бәхетле авыл дияргә мөмкин. Димәк, аларда хәтер яши. Шул обелиск яныннан үткәндә өлкән буын кешеләре сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырларында ятып калганлыгын белә, хәбәрсез югалганнарны барлый.
Әйе, хәтер яшәгәндә батырлар онытылмый. Таллыкүл авылы халкы да сугышта һәлак булган авылдашларының исемен мәңгеләштерү максатыннан обелиск булдыру идеясен күтәреп чыкты. Геройларның исем-шәрифләрен барлау, җыю, тикшерү, обелискның проектын төзү, аңа урын әзерләү эшләре авыл халкы һәм шушы авылда туып-үскән кешеләр көче белән башкарылды.
Обелиск төзү – шактый чыгымнар таләп ителә торган хезмәт.
Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте, “Р. Г. Идиятуллин” КФХ, авыл халкы, якташлар әлеге эш буенча матди чыгымнарны үз өсләренә алдылар. Барлык оештыру эшләрен авыл старостасы Айрат Дәүли улы Галимуллин башкарды.
Күмәк күтәрелгән – яу кайтарган, диләр: бүген авыл уртасында уртак көчләр белән төзелгән обелиск барлыкка килде. Анда 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның исем-шәрифләре мәңгеләштерелгән.
Шушы көннәрдә обелискны ачу тантанасы булды. Сәламләү сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. И. Габдуллин чыгыш ясады. Ул авылда обелиск ачылуның халык өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллин обелиск төзүдә актив катнашкан кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Р. Р. Бәдриев тантаналы митингка җыелган барлык авылдашларны шушы әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Таллыкүл авылында туып-үскән Рәдис Шәйхвәли улы Хәйруллин авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләде.
Тантаналы митингтан соң табын артына җыелдылар, вафат булган авылдашлар хөрмәтенә Коръән сүрәләре укылды.
З. ХӘЙРУЛЛИНА, Зирекле авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: