+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
10 август 2020, 12:26

Приютка телевизор бүләк иттеләр

Ракета һәм артиллерия гаскәрләре ветераннары Мичурин авылы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютына телевизор һәм татлы күчтәнәчләр тапшырдыларБүлек мөдире Е. Э. Гибадуллина хәйриячеләргә рәхмәт белдерде һәм тәрбияләнүчеләр ясаган рәсемнәрне бүләк итте.

Ракета һәм артиллерия гаскәрләре ветераннары Мичурин авылы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютына телевизор һәм татлы күчтәнәчләр тапшырдылар
Бүлек мөдире Е. Э. Гибадуллина хәйриячеләргә рәхмәт белдерде һәм тәрбияләнүчеләр ясаган рәсемнәрне бүләк итте.
Әлеге хәйрия акциясенең инициаторы – Тимур Якупов, ул социаль челтәрләр аша ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләргә балаларга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Кирәкле сумма кыска гына вакыт эчендә җыела. Тимур башта Елена Гибадуллинадан сорап, приютка телевизор кирәклеген белә.
- Җәен тәрбияләнүчеләребез күп вакытларын саф һавада үткәрә, әмма тиздән көз килеп җитәчәк. Һәм хәзер без балаларның көзге озын кичләрне һәм кышкы салкыннарны телевизор каршында мультфильмнар һәм танып-белү тапшырулары карап үткәрә алачакларына шатбыз, - дип билгеләп үтте Мичурин авылы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлеге мөдире Е. Э. Гибадуллина.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Приют тәрбияләнүчеләре бүләккә бик сөенделәр.
Читайте нас: