+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
18 август 2020, 14:08

Бергә барысын да булдырабыз!

Кәрәкәшле авылында яшәүчеләр шимбә өмәсендә катнаштыКечкенә авылларда, гадәттә, кешеләр дус, бердәм һәм ихлас була. Кәрәкәшле авылы халкы да шундый.

Кәрәкәшле авылында яшәүчеләр шимбә өмәсендә катнашты
Кечкенә авылларда, гадәттә, кешеләр дус, бердәм һәм ихлас була. Кәрәкәшле авылы халкы да шундый. Алар тату, бердәм рух белән, оешкан төстә эшли һәм чын күңелдән ял да итә беләләр. Ә төзекләндерү буенча шимбә өмәләрендә кәрәкәшлелеләр үзләренең шәхси проблемаларын хәл итәргә чыккан кебек эшлиләр. “Игелекле 100 гамәл” (авторы – Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Ә. М. Әхмәтова) проекты һәм Башкортстан Республикасында Торак пунктлар эстетикасы елы кысаларындагы шимбә өмәсе дә нәкъ шулай бердәм, иңне-иңгә, кулны-кулга куеп үтте.
Өмәне Кәрәкәшле авылы старостасы, Ярәмкә авылы ветераннар советы рәисе һәм хатын-кызлар советы әгъзасы Ф. Х. Гарифуллина белән Ярәмкә авылы хатын-кызлар советы рәисе Ә. М. Әхмәтова оештырды.
Авылның ир-егетләре һәм хатын-кызлары тырышып эшләделәр. Хәмит Хәсәнов, Әзиф Зарипов, Фәйрүз Абдуллин, Рафаэль Абдуллин, Фәрит Гыйбадуллин, Ранил Хәләпов һәм Рубис Хәбиров, Петр Семенов чүп үләннәрен чаптылар, ә Фәнәһия Гарифуллина, Фәүзия Гыйбадуллина, Әлфинә Мофтахова, Гөлсинә Нигъмәтуллина, Әнисә Хисамиева, Гөлназ Хәләфетдинова, Нурия Ульданова, авылыбыз кунагы Лира һәм мин үләннәрне тракторга төяп тордык.
Бер сәгатьтән артыграк вакыт арасында авылга керү юлы чүп үләннәреннән чистарып калды. Халыкның үзенә, һәм әлбәттә, җәен авылда күп булган кунакларга да күңелле. Күмәк эш ахырында хатын-кызлар табын әзерләделәр һәм өмәдә катнашучыларны тәмле коймаклар һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Ә. ӘХМӘТОВА, Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры.
Өмәдә катнашучылар.
Тырышып эшлиләр.

Читайте нас: