Соколовка авылында яшәүче Мөдәрис һәм Венера Әхмәтдиновлар гаиләсе туган нигез утын сүндерми
Кече туган илеңне ерактан ярату – бу бер, ә туган йортны саклау һәм аның җылысын суытмыйча шунда яшәү – бөтенләй башка.
Туган җир, туган туфрак. Аңа булган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җырлый. Һәм ул сүзләр бездә сагыш уята. Без барыбыз да авылда туып-үскән кешеләр, һәм шунда ашкынып кайтабыз. Туган авыл безне үзенә тартып тора. Монда бар да таныш, кадерле, ул әтиләребез, дәү әтиләребез җире. Янәдән шигырь юллары күңелгә килә.
Ямьле булса да торган җир,
Үскәч, күпләребез олы тормыш юлында “үзаллы йөзүгә” юнәлә, зур шәһәрләргә, ә кайчакта чит илләргә дә китә. Күпмедер вакыттан соң туган җирләрне сагыну хисе борчый башлый. Ишегалдындагы карт алмагач, якындагы инеш, җиләк җыярга, себерке әзерләргә йөргән каенлык һәм меңләгән башка вак-төяк хәтердә саклана. Туган җирне беркайчан да онытып булмый! Без монда тудык, тәүге адымнарыбызны ясадык, беренче сүзләребезне әйттек, мәктәпкә укырга кердек, ә аннары безнең алдыбызда зур тормыш юлы ачылды.
Мөдәрис Вәрис улы һәм Венера Сөнәгать кызы туган нигезләрен яраталар һәм онытмыйлар. Алар иртә яздан кара көзгә кадәр туган йорт җылысын саклыйлар, өйне һәм йорт яны территориясен чисталыкта һәм тәртиптә тоталар. Икесе дә Шаран районында туып-үскәннәр, Туймазы шәһәрендә яшиләр, әмма кече туган иләрен һәм туган нигезләрен онытмыйлар.
Венера Сөнәгать кызы тумышы белән Наратасты авылыннан. Аның әнисе Рәйсә Әгълетдин кызы урындагы мәктәптә укытучы булып эшли, ә Сөнәгать Насыйбулла улы - Шаран районы Эчке эшләр бүлегендә. Венера апа мәктәпне тәмамлаганнан соң Шаран юл төзү-ремонтлау идарәсендә, почтада эшли. Аннары ире белән Туймазы шәһәренә китәләр һәм анда ул Туймазы геология җиһазлары заводында хезмәт куя.
Мөдәрис Вәрис улы тумышы белән Бәйки авылыннан. Туган авылында башлангыч мәктәп кенә була, 4 сыйныфка укырга Папановка мәктәбенә бара. Хәрби хезмәткә чакыру яшенә җиткәч Совет Армиясе сафларында, Чехословакиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Мичурин совхозында шофер булып эшли башлый. Венера белән алар 1975 елда өйләнешәләр һәм яшәү урыны итеп Туймазы шәһәрен сайлыйлар. Мөдәрис Вәрис улы гомере буе руль артында – Туймазы шәһәре 1 һәм 2 санлы механикалаштырылган күчмә колоннасында, ит эшкәртү заводында шофер булып эшли.
Мөдәриснең әтисе яшьли вафат була һәм әнисе Хәлидә Әхмәтлатыйп кызы ике улын ялгызы тәрбияләп үстерә. Ул чагында алар Бәйки авылында яшиләр, ә Хәлидә Әхмәтлатыйп кызы Папановка мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Аңа начар юллардан көн саен Папановкага кадәр йөреп эшләве авыр була, Мөдәрискә дә һәр көнне укырга барырга кирәк. Шуңа күрә 1962 елда өйләрен Соколовка авылына күчереп салалар. Өйнең һәр бүрәнәсен сүтәләр, һәркайсына сан сугалар аннары бураны Соколовка авылында яңа нигезгә күтәрәләр.
Хәлидә Әхмәтлатыйп кызы картлыгын шушы йортта каршылый. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, Мөдәрис туган йортын ташламый, төзекләндерә, тәртипкә китерә. Хәзер Мөдәрис белән Венера икесе дә пенсиядә. Егерме елдан артык инде алар һәр җәйне Соколовка авылында шәхси ярдәмче хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәләр. Монда алар бройлерлар, казлар үстерәләр, яшелчә бакчасы, теплицалары бар. Яшелчә һәм җиләк-җимештән мул уңыш алалар, кышка төрле кайнатмалар әзерлиләр. Тәнгә сихәт бирүче мунчалары да бар. Соколовка авылында табигать бик матур, саф һава тынлык. Мөдәрис абый үз участогын гына түгел, ә йорт яны территориясен дә тәртиптә тота – авыл урамындагы чүп үләннәрен чаба.
Аларның өйләре зур түгел, әмма анда рәхәт һәм матур. Авыл өенең символы – ак мич. Аны күптән түгел яңадан чыгарганнар, һәм ул авыл тормышының кабатланмас атмосферасын бүләк итеп тора. Дымлы һәм салкын көннәрдә аңа кулларыңны куясың, аркаңны терисең, һәм ул сиңа үзенең рәхәт җылысын бирә.
Мөдәрис белән Венера өч бала тәрбияләп үстерәләр, һәм алар Соколовка авылына еш кайталар. Өйдәге барлык эшләрне эшләгәннән соң Мөдәрис абый белән Венера апа кичләрен ишегалдында беседкада ял итәләр, чәй эчәләр.
Туган җирләрен, газиз нигезләрен онытмаучы, саклаучы мондый кешеләрнең булуы бик яхшы. Кичләрен өйдә утлар балку – авылда тормыш дәвам итүне белдерүче өмет чаткысы ул.
Ирле-хатынлы Әхмәтдиновлар.