+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
31 август 2020, 03:10

Безнең клумба – искиткеч!

Безнең социаль приюттагы балалар игътибар, хәстәрлек һәм ярату белән чолгап алынган. Һәм баланың матурлыкны күрә, матурлык тудыра һәм аны саклый белүе бик мөһим. Ә тирә-ягыбызда мондый гүзәллекне без үзебез тудыра алабыз. Чөнки яшел үсентеләр балага эмоциональ яктан йогынты ясап кына калмый, ә әхлакый кыйммәткә дә ия.

Безнең социаль приюттагы балалар игътибар, хәстәрлек һәм ярату белән чолгап алынган. Һәм баланың матурлыкны күрә, матурлык тудыра һәм аны саклый белүе бик мөһим. Ә тирә-ягыбызда мондый гүзәллекне без үзебез тудыра алабыз. Чөнки яшел үсентеләр балага эмоциональ яктан йогынты ясап кына калмый, ә әхлакый кыйммәткә дә ия. Социаль приют бинасы янындагы территория күз явын алырдай чәчкәлекләр белән бизәлгән, алар төрле төсләрдәге келәмгә әйләнәләр.
Җәй – елның матур фасылы. Балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәләр. Приют территориясе – һәр тәрбияләнүче тормышында зур урын алып тора, чөнки балалар күп вакытларын нәкъ менә шунда үткәрәләр. Саф һавада йөргәндә балалар гүзәллекне күзәтергә генә түгел, ә аны тудырырга да өйрәнәләр. Саф һавада йөрү балаларга шатлык бүләк итсен өчен, без территорияне һәр җәйдә матурлыйбыз. Мәсәлән, клумбаларның берсен гаилә учагы сакчысы – ләкләк оясы бизи. Балалар тылсымлы чәчәкләр дөньясын карарга ярдәм итәләр, үсемлекләр үстерүнең катлаулы булмаган алымнарына төшенәләр, табигатьне күзәтергә өйрәнәләр. Табигатькә, туган якка, Ватанга мәхәббәт менә шулар нигезендә формалаша.
Безнең клумбаларда чәчәкләрнең 25тән артык төре үсә. Болар хризантема, лилия, виола, ирис, флокслар, петуния, кашкарый, цинния чәчәкләре, ә төрле сорттагы гөлчәчәкләр рәтләре балаларның гына түгел, учреждениебез кунакларының да күзләрен шатландыра.
А. КИНҖӘБАЕВА, Мичурин авылы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе.
Читайте нас: