Шушы ук көнне Янәхмәт авылында Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларына һәйкәл ачу тантанасы булды
Авылның иң матур җиренә урнашкан мәһабәт һәйкәл Туган ил өчен яуларда һәлак булган һәм җиңү белән әйләнеп кайткан авылдашларының исемнәре уеп язылган гранит плитәләр комплексыннан, яугир-азат итүче рәсеме белән плитә һәм Мәңгелек ут конструкциясеннән тора.
Янәхмәт авылында шушындый масштаблы мемориаль комплекс төзү эшенә кече туган иленең чын патриоты, янәхмәтле Ю. Б. Байбулатов инициатор булды. Ул шулай ук Шаран авылы “Кайгылы ана” мемориаль комплексыннан махсус лампадаларда Мәңгелек ут ялкынын алып кайтуны да оештырды. Һәйкәл төзүгә средстволарны, әйткәндәй, ил белән җыялар. Авыл халкы һәм республикадан читтә яшәүче якташлар һәйкәл төзелешенә өлеш кертәләр. Шулай ук БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты В. В. Соколов зур ярдәм күрсәтә, ә Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте төзелеш материаллары белән ярдәм итә.
Тантаналы митингка авыл халкы, Янәхмәт мәктәбе укучылары килде, мәртәбәле кунаклар чакырылды. Алар муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты И. М. Усманов, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы О. И. Атнагуҗина, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Н. Г. Габдуллина. Чыгыш ясаучылар чарада катнашучыларны авыл тормышындагы әлеге мөһим вакыйга белән котладылар, һәйкәл территориясен чисталык һәм тәртиптә тотарга, аны төзекләндереп торырга, Бөек Ватан сугышында Туган илебезне саклаучылар хәтерен хөрмәт итәргә чакырдылар.
Һәйкәл төзүне оештыручы Юрий Булат улы да рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул обелиск төзүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен авылдашларына, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты В. В. Соколовка рәхмәт белдерде һәм бердәмлекләре өчен авылдашлары алдында түбәнчелек белән башын иде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллин һәйкәл төзүдә актив катнашканнары өчен И. М.Исламовка, А. Ю. Байбулатовка, М. Т. Әлмәкәевка, В. Я. Мөхәммәтовка, А. А. Миңлегалинга, Ю. Б. Байбулатовка, А. Д. Булатовка рәхмәт хатлары тапшырды.
- Барлык авыл биләмәсе халкына, әлеге изге эштә катнашучыларның барысына да рәхмәт. Хәтер стеласы дәһшәтле сугышта җиңү яулаган халыкның көчен гәүдәләндерә. Әлеге истәлекле көнне без фронтовиклар батырлыгы һәм кыюлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен данлыйбыз. Һәйкәлләр канкойгыч яулар, мәңге хәтердә калачак җиңү турында искә төшереп тора, - дип билгеләп үтте Илгиз Мәгъдән улы.
Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы О. И. Атнагуҗина активистлар Р. А. Арслановка, Д. У. Казанчинга, Г. Т. Япаровка, Д. А. Илгуҗинга, В. А. Кунаккузинга, А. А. Дәүләтшинга, И. А. Байбулатовка һәм К. А. Байбулатовка рәхмәт хатлары тапшырды. Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте Рәхмәт хатына шулай ук БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты В. В. Соколов та лаек булды.
Митингта катнашучылар хәтер стеласы ачылу тантанасыннан соң һәйкәл янына веноклар һәм чәчәкләр салдылар, һәлак булган якташларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Янәхмәт авылы халкы өчен истәлекле булган шушы көндә һәйкәлгә хат белән Вакыт капсуласы салынды, аны 30 елдан соң ачып укырга карар иттеләр.
Киләчәк буыннарга хатны Янәхмәт авылы китапханәсе китапханәчесе Л. М. Асылбаева укып ишеттерде. Илгиз Сәмигуллин, Ирек Усманов, Олеся Атнагуҗина әлеге хатка кул кую хокукына ия булдылар. Имзалар куйганнан соң хатны капсулага салдылар һәм җиңү яулап кайткан янәхмәтлеләрнең исемнәре уеп язылган гранит плитә эченә тыгып куйдылар.
Тантаналы митинг барышында укучылар дулкынландыргыч шигырьләр укыдылар, матур җырлар җырладылар, чараны Янәхмәт мәктәбе укытучысы В. Г. Миңлекәева алып барды.
Тантаналы митинг балалар башкаруында “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән тәмамланды.
Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларына – янәхмәтлеләр истәлегенә һәйкәл.