+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 сентябрь 2020, 11:38

Яхшы юллар авылны бизи

Дмитриева Поляна авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә 430 метр юлны яңарттыларЙортлар һәм ихаталар ничек кенә матур булмасын, урам яхшы юлларсыз матур була алмый. Кызганычка каршы, авылларыбыз урамнарында төзек, яхшы юллар әлегә бик сирәк күренеш шул. Юллар төзек булса рәхәт. Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә быел Дмитриева Поляна авылы урам юлларына асфальт җәюне дәвам итә алдылар.

Дмитриева Поляна авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә 430 метр юлны яңарттылар
Йортлар һәм ихаталар ничек кенә матур булмасын, урам яхшы юлларсыз матур була алмый. Кызганычка каршы, авылларыбыз урамнарында төзек, яхшы юллар әлегә бик сирәк күренеш шул. Юллар төзек булса рәхәт. Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә быел Дмитриева Поляна авылы урам юлларына асфальт җәюне дәвам итә алдылар. Август башында Дуслык һәм Яшьләр урамнарында күптән көтелгән юл техникасы барлыкка килде. Эш бөтен куәтенә кызды, халык күзәтеп барды. Булачак юлга шат булулары сизелеп, күренеп торды, чөнки ул бик начар хәлдә иде.
Урындагы башлангычларны хуплау программасының асылы халыкның көнүзәк проблемаларны ачыклаудагы башлангычларында, аларны хәл итүнең төп өлеше республика бюджеты исәбенә башкарыла, ә район, халык һәм иганәчеләр бюджеты өстәмә финанслау булып тора.
Юлны төзекләндерү проектын тормышка ашыруга көч куючыларның барысына: Дмитриева Поляна авылы халкына, Л. Илгуҗина җитәкчелегендәге инициатива төркеменә һәм төркем әгъзалары Д. Кашаповага, А. Мостафинага, В. Филиповага, З. Даутовага, И. Абдуллинга, И. Миннегуловка, Р. Исхаковка, В. Васильевага, Р. Вәлиевага, иганәчеләр – шәхси эшкуарлар Н. С. Смирнов һәм И. С. Хәлиуллинга зур рәхмәт белдерәбез. Һәм, әлбәттә, эшләр подрядчысы – Шаран юл төзү-ремонтлау идарәсенә дә рәхмәт, әлеге коллектив сыйфатлы һәм кыска срокларда 430 метр юлны яңартты.
Киләчәктә гамәлдәге юллар челтәрен тиешле торышта сакларга һәм ирешелгәннәрдә туктап калмаска кирәк. Юлларны асфальтлау безнең авыл биләмәсендә беренче чираттагы мәсьәлә булып тора. Барысы да халык активлыгына бәйле, һәм без бергә күп эшләр башкара алабыз.
И. ГАЛИЕВ, Дмитриева Поляна авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: