+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 сентябрь 2020, 11:43

Һәйкәлләрдә халык хәтере

Яммәт авылында капиталь ремонттан соң Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Мәктәп бинасы янындагы гранит плитәдә Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал тотып Туган илебезне яклаган яммәтлеләрнең исемнәре мәңгеләштерелгән.Яммәт авылы халкы катнашындагы тантаналы митинг дулкынландыргыч әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Нөрәй мәктәбеннән Әдилә Әхмәтгәрәева, Рината Габделхакова һәм Эльвина Газимова, Янәхмәт мәктәбеннән Милена Гәрәева, Виолетта Илгуҗина концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Яммәт авылында капиталь ремонттан соң Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Мәктәп бинасы янындагы гранит плитәдә Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал тотып Туган илебезне яклаган яммәтлеләрнең исемнәре мәңгеләштерелгән.
Яммәт авылы халкы катнашындагы тантаналы митинг дулкынландыргыч әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Нөрәй мәктәбеннән Әдилә Әхмәтгәрәева, Рината Габделхакова һәм Эльвина Газимова, Янәхмәт мәктәбеннән Милена Гәрәева, Виолетта Илгуҗина концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы О. И. Атнагуҗина үзенең сәламләү чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашучы яммәтлеләр исемнәре мәңгеләштерелгән әлеге һәйкәлнең “Бердәм Русия” партиясе “Анык эшләр” проекты, шулай ук авыл биләмәсе бюджеты средстволары һәм халыкның матди ярдәме белән төзелүен билгеләп үтте.
Яммәт авылы халкына бу уңайдан муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты И. М. Усманов, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Н. Г. Габдуллина сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Яммәт авылыннан М. Т. Акмурзин тантаналы митингта катнашучылар игътибарын ћәйкәлнең Чечняда батырларча һәлак булган Яммәт егете Ульян Мөхәммәтҗанов урамында урнашуына юнәлтте. Владимир Әхтәриев үзенең дәү әтисе Әхмәт Әхтәри улы Әхтәриев турында сөйләде, ул Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү янында барган дәһшәтле яуда каты яралана һәм исән кала.
И. М. Сәмигуллин һәйкәл реконструкцияләүдә иң актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Алар ШЭ А. Р. Гайсина, “А. Ф. Әһлиуллин” КФХ, ШЭ А. М. Атнагуҗин, Морзагәрәй Акмурзин, Владимир Әхтәриев, Владик Галиев, Геннадий Сәетов, Валентин Минкәев. Авылның күп кешеләре Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чарада катнашучылар яу кырларында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Һәйкәлне ачу хокукы муниципаль район хакимияте башлыгы И. М. Сәмигуллинга, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы О. И. Атнагуҗинага һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты И. М. Усмановка бирелде, алар һәйкәл янына венок һәм чәчәк бәйләмнәре салдылар.
Хәзер Яммәт авылында халыкка туганнары һәм якыннарын искә алу өчен урын бар.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Кызыл тасманы кисү.
Бөек Ватан сугышында катнашкан яммәтлеләр хөрмәтенә һәйкәл.
Автор фотолары.
Читайте нас: