+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2020, 15:16

Базгыя авылында яңа ветеринария участогы ачылды

Мобиль бина бюджеттан тыш средстволар исәбенә сатып алындыБазгыя авыл Советы авыл биләмәсен хезмәтләндерүче ветеринария хезмәткәрләренең эш шартлары яхшырды.

Мобиль бина бюджеттан тыш средстволар исәбенә сатып алынды
Базгыя авыл Советы авыл биләмәсен хезмәтләндерүче ветеринария хезмәткәрләренең эш шартлары яхшырды. Монда яңа ветеринария участогы ачылды. Мобиль бина бюджеттан тыш средстволар исәбенә сатып алынды. Иске бина яраксыз хәлгә килде, ветеринария белгечләре беринчә ел бинасыз эшләделәр. Хәзер аларга яхшы эшләү өчен барлык шартлар тудырылган. Биопрепаратларны, медикаметларны, инструментлар һәм дезинфекцияләү чараларын саклау өчен суыткыч һәм шкафлар, документация эшләре алып бару өчен өстәлләр бар. Ветеринария участогы мөдире Рамил Рафаил улы Гәрәев Базгыя ветеринария участогында 19 елдан, аның ярдәмчесе – ветеринария фельдшеры Марат Миргасим улы Гәриев 5 елдан артык эшлиләр.
Базгыя ветеринария участогы Базгыя авыл Советы авыл биләмәсен, шул исәптән 6 торак пунктны, “А. В. Наумов” һәм “Ф. Ф. Әхмәтшин” крестьян (фермер) хуҗалыкларын хезмәтләндерә.
Милекнең төрле формаларына караган терлекләрнең саны 572 баш мөгезле эре терлек, 21 баш ат, 747 баш сарыклар һәм кәҗәләр, 1660 кош-корт, 405 умарта тәшкил итә.
Читайте нас: