+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2020, 14:30

Күренекле якташлары иҗатын искә алдылар

Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәгендә якташ язучы, драматург Ибраһим Абдуллиның тууына 100 ел тулуга багышланган чара үттеДүртөйле авылы модельле китапханәсе китапханәчесе Рәзифә Никифорова чарада катнашучыларны Ибраһим Абдуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.

Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәгендә якташ язучы, драматург Ибраһим Абдуллиның тууына 100 ел тулуга багышланган чара үтте
Дүртөйле авылы модельле китапханәсе китапханәчесе Рәзифә Никифорова чарада катнашучыларны Ибраһим Абдуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.
...Гади авыл егете геология-разведка техникумында укый. Аннары Совет Армиясе сафларына алына. Һәм Бөк Ватан сугышы башлана. Төрле фронтларда катнаша. Сталинград сугышында каты яралана.
Сугыштан соң И. Ә. Абдуллин “Совет Башкортстаны” гәзитендә хәбәрче булып эшли, 1952 елда СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәбият курсларын һәм бер үк вакытта Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.
Әлеге кичәдә Ибраһим Абдуллинның күп әсәрләре яңгырады. “Яшь йөрәкләр” ансамбле “Үз ягыма кайтсам” җырын башкарды, әлеге юллар авторы һәм Римма Шакирова аның шигырьләрен укыдылар, Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге җитәкчесе Ә. Әхмәтова язучының сатирик әсәреннән өзек белән чыгыш ясады.
Әлеге чараны оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт белдерәм.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА. Кәрәкәшле авылы.
Читайте нас: