+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2020, 14:48

“Капка төбендә очрашу”

Ямадыбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре матур бәйрәм оештырдыларАлма бакча – челтәр капка, ачыла ике якка.Килдек, дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга!

Ямадыбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре матур бәйрәм оештырдылар
Алма бакча – челтәр капка, ачыла ике якка.
Килдек, дуслар, сезнең белән уйнап күңел ачарга!
Авылыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре “Капка төбендә очрашу” дип исемләнгән кичә үткәрделәр, анда күрше апалары, киленнәр җыелды. Гармун моңнарына кушылып яшь чактагы җырларны җырлашып, үткәннәрне искә алып, тыпырдап биеп тә алдык. Соңыннан ихатада әзерләнгән табында тәмле тәбикмәк һәм татлы күчтәнәчләр белән чәй эчеп, күңелле итеп утырды апалар. Бу мәдәни чара, әлбәттә, матур бер аралашу чарасы һәм ул безне өлкәннәргә якынрак булырга, аларның күңел төпкелендә яшеренеп яткан җырларын өйрәнү дә булды. Рәхмәтләрен әйтеп таралышты күршеләребез. Татарстаннан кунакка кайткан сеңлем Дамира Сабирова һәм Илшат Имамиевларның гармун моңнары күңелләрне җилкендереп җибәрде, яшиселәр килеп китте, диләр күршеләрем. Һәм мондый очрашулар ешрак кабатланса иде, дигән теләкләрен белдерделәр. Ә коймага матур кул эшләре элеп куйдык, алар авылыбызның өлкән яшьтәге кешесе, туксан яшен тутырып килгән Сәгыйдә әбинеке!
Капка төбем, бер утырып синдә,
Гомеремә кылам сәяхәт.
Балачакка барып, үткәннәргә,
Яшьлегемә кайтам, ай рәхмәт...
Дания Шәрифуллина, Ямадыбаш авылы мәдәният йорты мәдәни эшләр оештыручысы.
Читайте нас: