+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2020, 15:25

Тәҗрибәле белгеч, гаилә җанлы кеше

Түбән Ташлы авылында яшәүче Ә. М. Әюпов быелгы җәйдә 70 яшьлек юбилеен билгеләдеУл 1950 елның 6 июнендә Түбән Ташлы авылында Минталип һәм Нәкыя Әюповлар гаиләсендә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Әхмәтзөфәр Минталип улы ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә. Яхшы күрсәткечләре һәм тырыш хезмәте өчен хәрби часть Кызыл байрагы янында почетлы фотога төшү хокукы белән бүләкләнә.

Түбән Ташлы авылында яшәүче Ә. М. Әюпов быелгы җәйдә 70 яшьлек юбилеен билгеләде
Ул 1950 елның 6 июнендә Түбән Ташлы авылында Минталип һәм Нәкыя Әюповлар гаиләсендә дүртенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Әхмәтзөфәр Минталип улы ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтә. Яхшы күрсәткечләре һәм тырыш хезмәте өчен хәрби часть Кызыл байрагы янында почетлы фотога төшү хокукы белән бүләкләнә.
1969 елда Ә. М. Әюпов өенә кайта һәм бер ел “Победа” колхозында төрле эшләрдә эшли. Аннары Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (хәзер БДАУ) ветеринария факультеты әзерлек курсына укырга керә, студент була һәм 1977 елда аны уңышлы тәмамлый. Энергиясе ташып торган һәм туган җирендә эшләү теләге белән янган дипломлы яшь белгеч кече туган иленә кайта һәм “Победа” колхозы баш ветеринария табибы булып эшли башлый. Ул чагында колхоз фермаларында мөгезле эре терлек, сарык, дуңгыз маллары, кош-кортлар күп була. Әхмәтзөфәр Минталип улы иртә таңнан (колхоз идарәсендә планеркалар җәен иртәнге алтыда, ә кышын – сәгать җидедә үтә) караңгы кичкә кадәр профилактика, вакцинацияләү, авыру терлекләрне дәвалау, яшь терлекләр үлеменә, һәртөрле инфекцияләргә юл куймау кебек төрле эшләр үткәрүләрен искә ала. Ял һәм бәйрәм көннәрсез эшләргә туры килә. Ә. М. Әюпов хуҗалыкта эпизоотик иминлек тәэмин итеп, туган колхозы терлекчелек үсешенә зур өлеш кертә. 1998 елдан 2001 елга кадәр ул “Ташлы” авыл хуҗалыгы кооперативы баш ветеринария табибы була, ә 2001 елдан 2010 елның июнендә пенсиягә чыкканчыга кадәр Түбән Ташлы ветеринария участогы мөдире булып эшли. Әлеге вазыйфада эшләгән чагында Әхмәтзөфәр Минталип улы эпизоотик иминлек буенча планнар һәм чараларны вакытында һәм сыйфатлы башкара, үзенә ышанып тапшырылган ветеринария участогы территориясендә озак вакыт тотрыклы эпизоотик иминлек саклана.
Хезмәт елларында үзен намуслы һәм эшен камил белгән, оештыру сәләтенә ия булган яхшы белгеч буларак күрсәтә.
Ветеринария хезмәте ветераны үзе белән бергә эшләгән зоотехниклар Мөнәвис Фәхретдиновны, Ранис Баһаветдиновны, Наил Сираевны, Тимерхан Шәйсолтановны, ветеринария фельдшерлары Зиннур Вәлиевны, Камил Исламовны, Фәнис Янгировны, Нәсим Баһаветдиновны, Илдар Шәйхуллинны җылы сүзләр белән искә ала. Әхмәтзөфәр Минталип улына игелеклелек, ихласлылык, кешеләргә ярдәм итәргә әзер булу кебек характер сыйфатлары хас. Ул элекке хезмәттәшләре, авыл биләмәсе халкы арасында зур хөрмәткә лаек, озак еллар авыл Советы депутаты була. “Айболит докторына” тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзләренең терлекләренә ярдәм итүен сорап шалтыратканнар.
Әхмәтзөфәр Минталип улы минем белән әңгәмәсендә йорт терлекләреннән сыерны – аеруча сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда чын туендыручыларны яратуын белдерде.
- Ни өчен мин ветеринария табибы булдым? Мөгаен шуңадыр, мин кечкенәдән терлекләрне ярата һәм кызгана идем, кешеләргә һәм терлекләргә карата да игелекле һәм түзем булдым. Гомерләрен ветеринария белән бәйләргә һәм әлеге игелекле һөнәрне сайларга теләүче яшьләргә терлекләрне чын күңелдән яратуларын, аларны сүзләре белән дә һәм гамәлләре белән дә кимсетмәүләрен телим. Хайваннар сөйләшә белмиләр, барысы да күзләрендә язылган. Иң катлаулы очракларда да авыру терлекнең гомере өчен көрәшергә кирәк, - ди хөрмәтле ветеран.
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әхмәтзөфәр Минталип улы күп тапкырлар район ветеринария станциясе, муниципаль район хакимияте, БР Ветеринария идарәсе мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, бүләкләре арасында “БР ветеринария хезмәтенең почетлы ветераны” истәлекле җәмәгать билгесе аеруча кадерле.
Әхмәтзөфәр Минталип улының ныклы һәм ышанычлы тылы – тату гаиләсе, сөекле һәм тугры хатыны бар. Тумышы белән Кушнаренко районыннан булган Рәзифә Миргасим кызы белән 1976 елның декабрендә гаилә коралар. Рәзифә Миргасим кызы хуҗалыкта бухгалтер булып хезмәт куя. Ирле-хатынлы Әюповлар кызлары Эльвира һәм уллары Илшатны тәрбияләп үстерәләр. Алар эшлиләр, гаиләләре бар. Дәү әни белән дәү әтиләрен алты оныклары сөендерә, алар җәйге каникулларын авылда үткәрергә яраталар.
Әхмәтзөфәр Минталип улы лаеклы ялда булса да, эшсез тормый: тормыш иптәше белән бергә сыер асрыйлар, кош-кортлары бар, бакчада яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәләр. Ул үзен интернет челтәрләре киңлекләрендә ышанычлы хис итә – район, республика, ил яңалыкларын белеп тора, дөнья вакыйгалары белән кызыксына, “Шаран киңлекләре” район гәзитен, гәзит һәм журналлар алдыра.
Быелгы җәйдә Ә. М. Әюповның юбилее булды, аңа 70 яшь тулды. Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераны Әхмәтзөфәр Минталип улына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм Рәзифә Миргасим кызы белән бергә балалары һәм оныклары янәшәсендә бәхетле озын гомер телибез.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: