+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 сентябрь 2020, 15:07

Тату һәм матур гаилә үрнәге

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәт чагылышы ул. Ярты гасыр бергә гомер итү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Илле ел бергә яшәү – зур хезмәт һәм мәхәббәт гәүдәләнеше ул.Базгыя авылында яшәүче Иван һәм Эльза Максимовлар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр бергә гомер итәләр. Максимовлар өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар барысы да югары икътисади белем алдылар, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Олы кызлары Эмма Казан шәһәрендә яши, Эльвера Шаран авылында, ә кече кызлары Альбина Бәләбәй шәһәрендә яши. Дәү әни һәм дәү әтиләрен алты оныклары сөендерә.

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәт чагылышы ул. Ярты гасыр бергә гомер итү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Илле ел бергә яшәү – зур хезмәт һәм мәхәббәт гәүдәләнеше ул.
Базгыя авылында яшәүче Иван һәм Эльза Максимовлар бер-берсен яратып, хөрмәт итеп ярты гасыр бергә гомер итәләр. Максимовлар өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар барысы да югары икътисади белем алдылар, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр. Олы кызлары Эмма Казан шәһәрендә яши, Эльвера Шаран авылында, ә кече кызлары Альбина Бәләбәй шәһәрендә яши. Дәү әни һәм дәү әтиләрен алты оныклары сөендерә.
Иван Васильевич һәм Эльза Тимофеевна Базгыя авылында туып-үсәләр, шунда бер-берсен табышалар һәм ныклы, тату гаилә коралар, үз омтылышларын табалар. Гаилә башлыгы бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр туган колхозында эшли, ә тормыш иптәше озак еллар мәктәптө физика һәм математика фәннәрен укыта. Ул талантлы укытучы, әтисе – Бөек Ватан сугышы катнашучысы, мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән.
Иван Васильевич һәм Эльза Тимофеевна тәүге яшьлек хисләрен еллар аша саклап барып, бер-берсенә тугры булып, үзара хөрмәт һәм мәхәббәттә яшиләр.
Максимовлар гаиләсе – матур һәм тату гаилә үрнәге.
Никахта яшәүче юбилярларны Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т. Ә. Закиров һәм белгеч Л. Е. Егорова тәбрик итте. Алар Максимовларга бүләк һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар.
Базгыя авылында яшәүче никах юбилярларын котлыйбыз һәм аларга ныклы сәламәтлек, балалары һәм оныклары янәшәсендә бәхетле озын гомер телибез.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Ирле-хатынлы Максимовларны Т. Ә. Закиров (уңнан беренче) һәм Л. Е. Егорова (сулдан беренче) котлады.
Читайте нас: