+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 октябрь 2020, 15:28

Хезмәт ветеранының төп байлыгы - балалары һәм оныклары

Әлеге язмамда Ярәмкә авылында яшәүче Рәзилә Шәрәфиева турында сөйләп үтәм.Рәзилә Тимергали кызы Югары Ташлы авылында дөньяга килә. Биш балалы гаиләдә үсә. Рәхәт балачак, күңелле мәктәп еллары тиз үтеп китә. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Туймазы районы Серафимовка авылында эшче белгечлеге ала. Хезмәт юлын Кара диңгез буенда Геленджик шәһәрендә башлый. Штукатур-маляр буларак, шифаханә-профилакторийлар төзелешендә актив катнаша, язмыш аны Үзбәкстан якларына илтә.

Әлеге язмамда Ярәмкә авылында яшәүче Рәзилә Шәрәфиева турында сөйләп үтәм.
Рәзилә Тимергали кызы Югары Ташлы авылында дөньяга килә. Биш балалы гаиләдә үсә. Рәхәт балачак, күңелле мәктәп еллары тиз үтеп китә. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Туймазы районы Серафимовка авылында эшче белгечлеге ала. Хезмәт юлын Кара диңгез буенда Геленджик шәһәрендә башлый. Штукатур-маляр буларак, шифаханә-профилакторийлар төзелешендә актив катнаша, язмыш аны Үзбәкстан якларына илтә.
Рәзилә Тимергали кызы туган якларын, туган йортын бик сагына, шуңа күрә авылга әйләнеп кайта. Ярәмкә авылы егете Җәмгытдингә кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Җәмгытдин абый безнең арабыздан китте инде. Р. Т. Шәрәфиева 33 ел Ярәмкә авылында яши. Туйдан соң ук Рәзилә Тимергали кызы фермада савымчы булып эшли башлый, пенсиягә чыкканчыга кадәр һөнәренә тугры кала.
Менә нәрсәләр ди аның турында товарлыклы-сөтчелек фермасының элекке мөдире Марат Яппаров: “Рәзилә Тимергали кызы эшкә беркайчан да соңга калмады, эш урынын чисталыкта һәм тәртиптә тотты, намуслы эшләде, хезмәттәшләре белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булды”.
Әлеге тыйнак ханым талантларга да бай. Р. Т. Шәрәфиева матур җырлый, яхшы бии, кул эшләре остасы – чигә, бәйли, бар эшкә дә күңел җылысын сала. Ул шулай ук “Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле әгъзасы, авылда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда, экологик шимбә өмәләрендә актив катнаша.
Хезмәт ветеранының зур байлыгы – өч баласы, биш оныгы. Ул аларның уңышларына сөенеп яши.
Күптән түгел Рәзилә Тимергали кызы 65 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде. Аны шушы күркәм юбилее белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм балалары, оныклары янәшәсендә озын гомер телим.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА, Кәрәкәшле, Ярәмкә авыллары ветераннар советы рәисе.
Ирле-хатынлы Шәрәфиевлар балалары белән.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: