-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 ноябрь 2020, 12:40

Хокук тәртибе сагында - ирле-хатынлы Ситдыйковлар

Динар белән Лидия Шаран эчке эшләр бүлегендә бер үк көнне эшли башлыйларДинар Ситдыйков Наратасты мәктәбен тәмамлаганнан соң Туймазы юридик колледжына укырга керә. Динар укуын уңышлы тәмамлый һәм юрист белгечлеге алып, өенє кайта. 2002 елда армия сафларына алына, Владикавказ шәһәрендә хезмәт итә. Намуслы хезмәт иткәне өчен берничә тапкыр часть командиры тарафыннан бүләкләнә.

Динар белән Лидия Шаран эчке эшләр бүлегендә бер үк көнне эшли башлыйлар
Динар Ситдыйков Наратасты мәктәбен тәмамлаганнан соң Туймазы юридик колледжына укырга керә. Динар укуын уңышлы тәмамлый һәм юрист белгечлеге алып, өенє кайта. 2002 елда армия сафларына алына, Владикавказ шәһәрендә хезмәт итә. Намуслы хезмәт иткәне өчен берничә тапкыр часть командиры тарафыннан бүләкләнә.
Демобилизацияләнгәннән соң, озак уйлап тормыйча, егет район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә башлый. Сын сыйфатлы, нык гәүдәле егетне коллектив җылы каршы ала һәм патруль-пост хезмәте милиционеры итеп тәгаенли. Яшь инспектор әдәпле, кешеләр белән аралашканда ягымлы булуы белән шоферлар арасында ихтирам яулый. Шул ук вакытта Д. Ситдыйков юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга мәрхәмәт күрсәтми. Инспектор исерек килеш руль артына утырган дистәләгән шоферны тоткарлый, моның белән ул юл-транспорт һәлакәте булуга юл куйдырмыйча кала.
- Таләпчән, әмма гадел, - диләр әле дә аның турында районда.
2008 елда район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге Д. К. Ситдыйковны лицензия-рөхсәт эше өлкән инспекторы итеп тәгаенли, ул анда сигез ел хезмәт итә. Русия Милли гвардия гаскәрләре Федераль хезмәте төзелүгә бәйле, 2016 елда Динар Камил улын әлеге хезмәткә күчерәләр, һәм ул бүгенге көндә дә шунда хезмәт итә. Аның хезмәт бурычларына гражданнар һәм хезмәт кораллары, аларга патроннар әйләнешенә, шулай ук шәхси сак хезмәте өлкәсенә контрольлек итү керә.
Эчке эшләр органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен полиция капитаны Д. К. Ситдыйков дистәләгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аның күкрәген 3 һәм 2 дәрәҗә “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медальләре бизи.
Динар Ситдыйков беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен дә туган коллективында очрата. Эш шунда, Динарны да, Лидияне дә бер үк көндә, БР эчке эшләр министрының бер приказы белән эшкә алалар. Полиция өлкән лейтенанты Лидия Ивановна тумышы белән Яңа Юмаш авылыннан, хәзерге көндә административ законнар үтәлеше буенча өлкән инспектор булып хезмәт итә. Ул шулай ук мактау грамоталары, 3 һәм 2 дәрәҗә “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медальләре, БР буенча Эчке эшләр министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Беренче очрашу, танышу, ихлас дуслык хисләре зур мәхәббәткә әйләнә, һәм яшьләр гаилә коралар. Ситдыйковлар гаиләсендә искиткеч ике бала үсә. Унике яшьлек кызлары Алинә һәм ун яшьлек уллары Айдар 1 санлы Шаран мәктәбендә укыйлар, әти-әниләрен яхшы укулары белән сөендерәләр.
Эшләре күп булуга карамастан, ирле-хатынлы Ситдыйковлар югары белем алдылар – читтән торып Русия Эчке эшләр министрлыгы Уфа юридик институтын уңышлы тәмамладылар.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Динар Камил улына һәм Лидия Ивановнага ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телим.
Ф. ГАЗИЗОВ, район эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе.
Ирле-хатынлы Ситдыйковлар.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: