+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 ноябрь 2020, 14:59

Тәҗрибә һәм тырыш хезмәт уҗалык уңышы нигезе

Илгиз Габдрахмановның фермер хуҗалыгы инде 29 ел уңышлы үсә1991 елның язында фермер 40 гектар мәйданда чәчү эшләре башлап җибәрә, ә хәзер аның 330 гектар сөрү җирләре бар. КФХ башлыгы гаиләсе белән Яңа Таулар авылында яши һәм эшли. Басуларда бөртекле сабан культуралары, карабодай, шулай ук орлыкка люцерна үстерәләр һәм яхшы уңыш алалар. И. Ф. Габдрахмановка барлык эшләрендә тормыш юлдашы Лүзия Сабирҗан кызы ярдәм итә.

Илгиз Габдрахмановның фермер хуҗалыгы инде 29 ел уңышлы үсә
1991 елның язында фермер 40 гектар мәйданда чәчү эшләре башлап җибәрә, ә хәзер аның 330 гектар сөрү җирләре бар. КФХ башлыгы гаиләсе белән Яңа Таулар авылында яши һәм эшли. Басуларда бөртекле сабан культуралары, карабодай, шулай ук орлыкка люцерна үстерәләр һәм яхшы уңыш алалар. И. Ф. Габдрахмановка барлык эшләрендә тормыш юлдашы Лүзия Сабирҗан кызы ярдәм итә.
Быел хуҗалыкта бодай һәм арпа уңышы һәр гектардан 30 центнердан да югарырак тәшкил итте. Киләсе елда Илгиз Фәрих улы бөртекле сабан культуралары чәчәргә, чиста пар җире калдырырга, күпьеллык үләннәр һәм көзге бодай чәчәргә исәпли.
Илгиз һәм Лүзия Габдрахмановлар үзләренә, үз көчләренә генә ышанырга күнеккәннәр – алар җәйге кайнар эш чорында да сезонлы хезмәтчәннәр алмыйлар. Шунысы куанычлы, фермерчылык хуҗалыгында яздан көзгә кадәр иген эшләре башкару өчен бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасы бар. Илгиз Фәрих улы – һөнәре буенча агроном, шуңа күрә авыл хуҗалыгы культуралары үстерүнең бөтен нечкәлекләрен белә, тормыш иптәше Лүзия Сабирҗан кызы да төп һөнәре буенча агроном.
Ир белән хатын үзләренең фермер хуҗалыкларын үстереп, утыз елга якын көйле һәм уңышлы эшлиләр. Аларның орлыкка азык чөгендере үстергән вакытлары да була, шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнәләр, күпләп терлек тә асрыйлар.
“И. Ф. Габдрахманов” крестьян (фермер) хуҗалыгы Акбарыс авыл Советы авыл биләмәсе халкын салам, печән, ашлык белән тәэмин итә, җир пайчыларына һәр елны печән, салам бүлеп бирелә.
Эш күп булуга карамастан, Илгиз Фәрих улы заманнан калышмый, законнардагы үзгәрешләрне, авыл хуҗалыгы культуралары үстерүдү заманча технологияләр, яңа препаратлар һә башка күп нәрсәләр турында язмаларны интернеттан күзәтеп тора, күп кызыксына.
“Хәзер җитен, ак гәрчич кебек югары керемле культуралар үстерү отышлы, ә сездә андыйлар юк”, дигән соравыма Илгиз Фәрих улы елмаеп, болай дип җавап бирде:
- Теге яисә бу культураның киләсе елда нинди бәядән буласын белеп булмый, шуңа күрә мин традицион культуралар чәчү яклы. Бу яклап Илгиз Габдрахманов – күп еллык традицияләргә тугры чын авыл хезмәтчәне. Фермер хуҗалыгының эзлекле һәм тотрыклы уңышы – ул иртәдән кичкә кадәр җиңел булмаган хезмәттә еллар белән сыналган тәҗрибә.
Ул ел фасылларыннан кышны - фермерның язгы чәчү кампаниясе алдыннан бераз ял итеп ала торган вакытны яратуын белдерде. Фермерның тыйнаклыгы, аз сүзлелегендә аның чын ир-егетлеге һәм үз көчләренә ышанычы сизелеп тора.
Габдрахмановларның кызлары Гөлнур белән Гөлфия күптән үсеп җиттеләр, белем алдылар, үз гаиләләрен кордылар. Дәү әни белән дәү әтиләре сөенеченә дүрт оныклары туды.
Авыл хуҗалыгында күпьеллык уңышлы хезмәте өчен Илгиз Фәрих улы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, башка күп бүләкләре бар.
Илгиз Фәрих улы һәм Лүзия Сабирҗан кызына ныклы сәламәтлек, җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар телим.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
И. Ф. Габдрахманов – чын авыл хезмәтчәне.
Автор фотосы.
Читайте нас: