+22 °С
Дождь
Төрле мәкаләләр
24 Ноября 2020, 08:13

“Армиядә хезмәт итү – намус эше” -

Иске Тамьян авылыннан Линар Әһадуллин шулай дип иәплиКөзге чакырылыш вакыты башланды. Күп егетләр өчен дулкынландыргыч мизгел – Ватанны саклау бурычын үтәр вакыт җитте. Күпләр өчен армиядә хезмәт итү – куркыныч билгесезлеккә адым булса, башкалар өчен – ул чын ир-егет булу вакыты. Хәрби бурыч турында якын танышым, гади егет Линар Әһадуллин нәкъ менә шулай ди.

Иске Тамьян авылыннан Линар Әһадуллин шулай дип иәпли
Көзге чакырылыш вакыты башланды. Күп егетләр өчен дулкынландыргыч мизгел – Ватанны саклау бурычын үтәр вакыт җитте. Күпләр өчен армиядә хезмәт итү – куркыныч билгесезлеккә адым булса, башкалар өчен – ул чын ир-егет булу вакыты. Хәрби бурыч турында якын танышым, гади егет Линар Әһадуллин нәкъ менә шулай ди.
Линарның армиядән кайтуы турында хәбәр аның туган Иске Тамьян авылына бик тиз таралды. Һәм менә туганнары һәм якыннары, дуслары, күршеләре, кулъяулыклар тоткан әбиләр билгеләнгән сәгатькә авылның үзәк урамына җыелдылар. Шарлар белән бизәлгән машиналар, мотоциклларда күңелле итеп каршы алды. Хәрби киемнән озын буйлы, сын сыйфатлы егет Линар машинадан чыкты һәм әнисе Фая Мәсәбих кызына чәчәк гөлләмәсе бирде. Әтисе Марат Евгеньевич улы белән ирләрчә кул кысышып күреште һәм улына карап куйды. Ярату, сагыну, көтү һәм улы белән горурлану сүзләре кирәк түгел иде – барысы да шушы бер карашта чагылды. Мондый вакытта нинди генә нык ирләр дә күз яшьләрен тыя алмыйдыр. Һәм кочаклашулар, иңнәреннән сөюләр, үбешүләр, котлаулар, матур теләкләр әйтүләр башланды. Аерылышып торган кебек тә түгел. Алар янында шул ук Линар – тырыш, шаян, эшлекле егет басып тора.
Ефрейтор Линар Әһадуллин Брянск өлкәсе Клинцы шәһәрендә икенче мотоукчы ротасында хезмәт итте. Сугышчан һәм хәрби-сәяси әзерлектә уңышларга ирешкәне, югары профессионализмы һәм үрнәкле хәрби дисциплина өчен хәрби часть командиры грамотасы белән бүләкләнә. Линарның әти-әнисе улларының уңышлары өчен Рәхмәт хаты алалар. Солдатның күкрәген Воронеж шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә хәрби парадта катнашкан өчен медаль бизи.
Линар үзенең уңышлары турында сөйләргә яратмый. Бәхетле һәм канәгать әти-әнисе әлеге шатлыклары белән уртаклашмаган булсалар, бу язма була да алмас иде. Хәзер социаль челтәрләрдә ир-егетне тыйнаклык бизи, дигән статуслар еш күренә. Тыйнаклык кына түгелдер. Линар әйтүенчә, армиядә хезмәт итү аның өчен яхшы булган.
- Армия аңны кардиналь үзгәртә, күп нәрсәләргә башкача карый башлыйсың. Хәрби хезмәт характерны чыныктыра, максатка ирешүдә түземле һәм чыдам булырга өйрәтә. Монда тормышны танып-беләсең, егетләр, звание буенча өлкәннәр белән сөйләшергә өйрәнәсең. Барлык проблемаларыңны үзең хәл итәсең. Әлеге тәҗрибә тормышымда күп яклап ярдәм итәр, дип уйлыйм, - ди ул.
Егет инде эшкә дә урнашкан һәм киләчәккә кыю планнар кора. “Хезмәт итәргәме яки итмәскәме” дигән сорауга “Хезмәт итәргә!” дип җавап кайтара. Менә шундый ул безнең солдат егетебез!
Ир-егетләр кулларына корал тотып илне саклаган вакытлар күптән үтте. Ирлек һәм ныклык элеккечә кадердә булса да, хәзерге тормыш көчле затка башка таләпләр куя – көч белән түгел, ә акыл белән сакларга туры килә. Армиядә хезмәт итү – патриотлык кына түгел, ә туганнарың һәм якыннарыңны саклау да. Шуңа күрә армия – тормыш мәктәбе, ул чын ир-егетләр сайлавы.
Рәзилә ГАЛЛӘМОВА.
Уфа шәһәре.
Линар әтие һәм әние белән.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас