+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 декабрь 2020, 15:09

Ана бәхете – балаларының уңышларына сөенүдә

Нөрәй авылында яшәүче Резеда Газимова балалары һәм оныкларының казанышлары белән горурланаХатын-кызның бәхете нәрсәдә? Ана булуда, ә ана бәхете – аның балаларында. Балаларның уңышы – ул ана уңышы да, аның шатлыгы һәм куанычы да. Әниләр балалары сау-сәламәт, тормышлары уңышлы, имин булганда үзләрен бәхетле тоялар.Әлеге язмамда тормышта үз урыннарын тапкан, тәрбияле, әниләренә мәрхәмәтле һәм ягымлы балалар тәрбияләгән гади хатын-кыз турында сөйлим.

Нөрәй авылында яшәүче Резеда Газимова балалары һәм оныкларының казанышлары белән горурлана
Хатын-кызның бәхете нәрсәдә? Ана булуда, ә ана бәхете – аның балаларында. Балаларның уңышы – ул ана уңышы да, аның шатлыгы һәм куанычы да. Әниләр балалары сау-сәламәт, тормышлары уңышлы, имин булганда үзләрен бәхетле тоялар.
Әлеге язмамда тормышта үз урыннарын тапкан, тәрбияле, әниләренә мәрхәмәтле һәм ягымлы балалар тәрбияләгән гади хатын-кыз турында сөйлим.
Ул Нөрәй авылында яшәүче хезмәт ветераны Резеда Газимова, без аның белән 50 елдан артык күрше булып яшибез. Ерак 1966 елда ул авылның эш сөючән, тырыш егете Галимҗан Газимов белән гаилә корды. Галимҗан – “Сөн” колхозы шоферы, Резеда – бухгалтер. Бергәләп йорт төзеделәр, хуҗалыкларын җиткерделәр, өч балаларын: ике кызлары – Зөлфия белән Гөлшатны, уллары Илшатны тәрбияләп үстерделәр.
Галимҗан һөнәре буенча күп вакытын колхоз эшләрендә үткәрә, һәм хуҗалык эшләре, балалар тәрбияләү Резеданың нәфис иңнәренә төшә. Әти-әниләре сөенеченә балалары эш сөючән, ярдәмчел булып үстеләр, хәзерге вакытта һәркайсының үз гаиләсе бар, әйткәндәй, тормышта аякларында нык басып торалар. Балаларының бәхетле, мул тормышларына карап, Резеда сабыйларының караватлары янында үткәргән йокысыз төннәрен, балалары үскәнче һәм чын ана бәхете бүләк иткәнче күпме күз яшьләре түккәнен искә ала. Ә ана бәхете өчен күп кирәкме соң? Иң мөһиме – балаларының гаиләләрендә тыныч һәм тату тормыш, кечкенә оныкларының шатлыклы көлүе һәм инде олы оныкларының җитеш тормышы.
Олы кызы Зөлфия һәм улы Илшат үз гаиләләрен корып, туган авыллары Нөрәйдә гомер итәләр. Күпләр көнләшерлек мул һәм имин тормышта яшиләр, бер эштән дә курыкмыйлар.
Зөлфия тормыш иптәше Марат Халиков белән ике улларын тәрбияләп үстерде. Олы уллары Линар Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлады, өйләнде. Кәләше Гүзәл күрше Кыр Теләүле авылыннан, Линар кебек үк әдәпле һәм эшсөяр. Хәзер Линар тормыш иптәше белән бергә Ямал-Ненец автоном округы Губкинский шәһәрендә яши һәм эшли, хезмәт баскычлары буенча югары үрли. Кече уллары Зөлфәт тә абыйсы юлыннан китте һәм хәзерге вакытта шулай ук Уфа дәүләт нефть техник университетында уңышлы укый. Халиковларның уллары әдәпле, хезмәт сөючән, гаилә эшләреннән беркайчан да читтә калмыйлар. Хәзер дә Линар отпускка, Зөлфәт - каникулларда өенә кайта, һәм әти-әниләренең зур хуҗалыгында җиң сызганып эшлиләр. Әти-әниләре үзләре дә мул яшиләр, ә шулай да Линар әтисенең 60 яшьлек юбилеена кыйммәтле машина бүләк итте. Әти-әнисе – Зөлфия белән Марат, дәү әниләре Резеда өчен шатлык түгелмени бу?! Ә бит соңгы вакытларда күп кенә яшьләр әти-әниләре җилкәсендә яшиләр, ә Халиковларның балалары үзләрен үзләре тәэмин итә торган кешеләр булып үстеләр. Халиковлар йорты һәм хуҗалыгы – авылда үрнәкле йортларның берсе. Зөлфия Халикова иминиятләштерү агенты булып эшли, ул үзендә чын хатын-кыз – ана һәм уңган хуҗабикә сыйфатларын берләштерә.
Резеда улы Илшат гаиләсенә дә сөенеп бетә алмый. Ул барлык уңайлыклары булган иркен йорт салып керде. Хатыны Альбина белән бергә кызлары Эльвинаны, уллары Ильясны тәрбиялиләр. Илшат МГ Шаран ЛПИдә, Альбина – Нөрәй мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып эшли, балалары яхшы укыйлар һәм әти-әниләренә бар эштә дә ярдәм итәләр. Күп вакытлары эштә булуга карамастан, аларның зур хуҗалыклары бар: мөгезле эре терлекләр, кош-кортлар асрыйлар. Илшат һәм Альбина Газимовлар гаиләсе авылда зур ихтирамга лаек. Илшат авылдашларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, Альбина – авыл биләмәсе депутаты, хатын-кызлар советы рәисе.
Кызлары Гөлшат Уфа нефть техникумында укыган елларында үзенең язмышын – нефть техник университетын тәмамлаган Рамил Сәүбәновны очрата. Аның тормышында шулай ук барысы да яхшы – ире белән бергә МГ Приютово ЛПИдә эшлиләр, Бәләбәй районы Приютово поселогында үз йортларында яшиләр, кызлары Элинаны тәрбиялиләр. Элина – акыллы, зирәк, чибәр, спорт сөючән кыз, күп еллар буе йөзү белән шөгыльләнә, төрле дәрәҗә ярышларда катнаша һәм призлы урыннарны ала. Җәйге каникулларын дәү әнисе янында үткәрә, аңа ярдәм итә. Буш вакытларында матур пейзажлар чигә, күп укый. Тыйнак һәм эшсөяр кыз тормышта, һичшиксез, лаеклы урынын табачак.
Балалар һәм оныклар – әни, дәү әни Резеданың шатлыгы. Кызганычка каршы, әтиләре, дәү әтиләре Галимҗан, тормыш иптәше Резеда белән 44 ел бергә гомер кичереп, озак һәм каты авырудан соң бакыйлыкка күчте. Ә аны Резеда ничек сабыр, мәрхәмәтле итеп тәрбияләде! Галимҗан аз сүзле кеше булып хәтердә калды, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде. Бер сүз белән әйткәндә – чын хезмәт кешесе, шуңа күрә балалары да әтиләренең күп сыйфатларын үзләренә алдылар. Авыр туфрагы җиңел булсын. Резеданың әнисе – Мөкәрәмә әби олыгайган көннәрендә каты авырды. Резеда әнисе Мөкәрәмәне озак еллар яхшылап карады, лаеклы итеп соңгы юлга озатты.
Еллар сизелми дә агып тора, Галимҗан вафат булганга да күп еллар үтте. Резеда гаилә учагын саклый: өен ремонтлады, маллар һәм кош-кортлар асрый. Балалары һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Аның өе янында балалары һәм оныкларының чит ил машиналары туктаганын бик еш күрергә була. Димәк, гаилә җыелган! Әни, дәү әни җылысы балаларын туган йортка тарта, бергә җыя. Менә ул әни, дәү әни бәхете! Аны дәү әни дип әйтеп тә булмый әле: ул һәрвакыт хәрәкәттә, ачык, елмаючан, ярдәмгә килергә әзер, элеккечә балалары һәм оныкларын кайгыртып яши. Коронавирус эпидемиясенә кадәр авыл халкы өчен оештырылган экскурсияләрнең берсен дә калдырмады. Иртән Резеданы күрсәң, көнең яхшы була, юлың уңа, диләр күп авылдашларыбыз. Менә шундый ул ачык күңелле гади авыл хатын-кызы, “куенында таш йөртми”.
Тормыш дәвам итә: көн, һәм тагын бер төн үтә, таң ата, карыйм – күршемнең тәрәзәсендә ут бар, димәк, сау-сәламәт. Бәхетле әни, дәү әни үзенең көндәлек хуҗалык эшләренә керешә.
Әниләр көне белән сине, Резеда!
Наилә ГАБДУЛЛИНА, Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе.
Ирле-хатынлы Газимовлар.
Резеда Газимова балалары һәм оныклары белән.
Фотолар гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: