+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 декабрь 2020, 14:49

Искиткеч якты йөзле кеше

Үз үрнәкләрендә эшсөяр һәм игелекле балалар тәрбиялиләрХатын-кыз-ананы хөрмәтләү күп гасырлык тарихка ия. Әмма, барлык гүзәл затлар котлаулар кабул иткән Халыкара хатын-кызлар көненнән аермалы буларак, бу көнне без әниләрне котлыйбыз.Ямадыбаш авылында яхшы гаиләләр, лаеклы хатын-кызлар, күп балалы аналар күп. 82 яшьлек Рәйханә Әүхәди кызы Гайфуллина (кыз фамилиясе Хисамова) - шундыйларның берсе.

Үз үрнәкләрендә эшсөяр һәм игелекле балалар тәрбиялиләр
Хатын-кыз-ананы хөрмәтләү күп гасырлык тарихка ия. Әмма, барлык гүзәл затлар котлаулар кабул иткән Халыкара хатын-кызлар көненнән аермалы буларак, бу көнне без әниләрне котлыйбыз.
Ямадыбаш авылында яхшы гаиләләр, лаеклы хатын-кызлар, күп балалы аналар күп. 82 яшьлек Рәйханә Әүхәди кызы Гайфуллина (кыз фамилиясе Хисамова) - шундыйларның берсе.
Ул тумышы белән Туймазы районы Татар Олканы авылыннан, Ямадыбаш авылы егете Мәсәбих Гайфуллинга кияүгә чыга, һәм 1958 елдан шунда яши башлый.
Рәйханә Әүхәди кызы тормыш иптәше Мәсәбих Зәйнетдин улы белән бергә биш бала тәрбияләп үстерә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 2005 елда якты дөньяны калдырып китә. Ул күп еллар буе балта остасы булып эшли, бар эшне дә булдыра. Рәйханә Әүхәди кызы З. Мөстәкыймов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли, күп бала анасы буларак, 1988 елда 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Ирле-хатынлы Гайфуллиннар балаларын үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән һәм игелекле, көчле рухлы, тырыш кешеләр итеп тәрбиялиләр. Аларның үсмер һәм яшьлек еллары чын күңелдән эшләгән, яхшы итеп ял итә белгән, киләчәккә матур планнар корган совет чорына туры килә. Хәзер дәү әнинең тугыз оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.
Рәйханә Әүхәди кызы 28 ел инде кече улы Рамил һәм килене Фәйрүзә гаиләсе белән үзара тату яши, алар ике бала тәрбияләп үстерделәр.
Гайфуллиннар ихаталарында сыерлар, сарыклар, кош-кортлар асрыйлар. Р. Ә. Гайфуллина да эшсез тормый: бакчада чүп утый, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерергә ярдәм итә, кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән шөгыльләнә, бәйләм бәйли.
Ул шулай ук бүлмә гөлләре үстерергә ярата. Дистәдән артык төр үсемлек өйнең тәрәзә төпләрен бизәп утыра, матур һәм купшы чәчәкләре белән күзләрне шатландыра.
Рәйханә Әүхәди кызы – искиткеч якты кеше. Тугызынчы дистәсен ваклап һәр яңа көнгә сөенә, бөтен нәрсәдә яхшылык күрә һәм тирә-юньдәгеләр белән бай тормыш тәҗрибәсен юмарт уртаклаша.
А. АНДРЕЕВА, БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Рәйханә Әүхәди кызының кул эшләре өйне ямьгә күмә.
Килене Фәйрүзә белән.
Фотолар гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: