+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 декабрь 2020, 02:46

“Җиңү өчен бабаема рәхмәт”

Шаран районы ветеринария станциясе кадрлар буенча инспекторы Л. Х. Сәхапова республик фотоконкурсында җиңүче булдыБашкортстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте профсоюз оешмасы “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бөек Җиңүне онытмыйбыз” фотоконкурсы үткәрде.

Шаран районы ветеринария станциясе кадрлар буенча инспекторы Л. Х. Сәхапова республик фотоконкурсында җиңүче булды
Башкортстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте профсоюз оешмасы “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бөек Җиңүне онытмыйбыз” фотоконкурсы үткәрде. Конкурста ветеринария идарәсе ведомствосындагы учреждениеләр катнашты.
Шаран районы ветеринария станциясе кадрлар буенча инспекторы Лира Хәмзә кызы Сәхапова “Җиңү өчен бабаема рәхмәт” номинациясендә җиңүче булды. Конкурска ул бабасы Нуриәхмәт Вәли улы Мөхәммәтовның фотосурәтен җибәрә, аның сугышчан юлы һәм бүләкләре турында яза.
Н. В. Мөхәммәтов 1925 елның 6 августында дөньяга килә, 1943 елның гыйнварында фронтка алына. Курск дугасы яуларында, Киев һөҗүм операциясендә, Ленинград янындагы сугышларда катнаша, берничә тапкыр яралана. Н. В. Мөхәммәтов сугыштан 1948 елның февралендә кайта.
1945 елның гыйнварында “Батырлык өчен”, 1946 елның февралендә “1941 – 1945 елларда сугышта Германияне җиңгән өчен”, 1947 елның февралендә “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре, 1985 елда Ватан сугышы ордены, Жуков медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Л. Х. Сәхапова диплом һәм истәлекле бүләк ала. Лира Хәмзә кызын иҗат конкурсында җиңүе белән котлыйбыз, эшендә зур уңышлар телибез!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: