0 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 декабрь 2020, 02:41

Кәрәкәшлелеләр республика конкурсында катнашалар

Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе Кәрәкәшле авылы халкы “Аек авыл” республика конкурсында катнаша2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 24 февраленә кадәр конкурсның республика этабы бара. Әлеге кысаларда шушы көннәрдә халык белән берлектә төп чаралар планы расланды, конкурста катнашу кысаларында оештыру комитеты сайланды.

Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе Кәрәкәшле авылы халкы “Аек авыл” республика конкурсында катнаша
2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 24 февраленә кадәр конкурсның республика этабы бара. Әлеге кысаларда шушы көннәрдә халык белән берлектә төп чаралар планы расланды, конкурста катнашу кысаларында оештыру комитеты сайланды. Оештыру комитеты составына авыл старостасы Ф. Х. Гарифуллина, авыл биләмәсе депутаты Р. Р. Яппаров, авыл биләмәсе хакимияте белгече Н. И. Трофимова, Шаран авылы Яшьләр үзәге педагог-психологы А. А. Гыйниятова, Ярәмкә авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Л. Е. Наумова, Ярәмкәє авылы социаль-мәдәни үзәге мәдәни эшләр оештыручысы Ә. М. Әхмәтова, авыл кешеләре А. С. Зарипов, М. Г. Хәйруллин, З. Р. Гарифуллин, К. Ю. Гарифуллина, З. Ф. Габдрәхимова керде.
Чаралар планына саф һавада физкультура-савыктыру чаралары, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан яңа ел бизәкләре, авылда яңа ел чыршысын бизәү, балалар өчен шугалак ясау, спиртлы эчемлекләрдән тыш гаилә бәйрәмнәре, терапевт, психолог, полиция участок уполномоченные белән очрашулар һәм башка күп төрле чаралар керә.
Авылда 25 хуҗалык бар. Гомумән алганда, халык нефть сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы тармакларында эшли.
Мәктәп яшендә биш бала бар. Соңгы елларда биш яңа йорт төзелде.
Авыл халкы мөгезле эре терлек асрый, кош-корт үстерә һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Кәрәкәшлелеләр җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Бөтен авыл белән өмәләр оештыралар, зиратны, су белән тәэмин итү башнясын төзекләндерәләр, авыл территориясендә чүп үләннәрен чабалар. Алар мәдәни чараларда да актив катнашалар.
“Кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Авылга керә торган юлны гына ремонтлыйсы бар. Әлеге конкурста җиңүгә өметебез бик зур, - ди авыл старостасы. – Конкурста җиңсәк, акчаны, һичшиксез, юлны ремонтлауга тотачакбыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга бөтен көчебезне салачакбыз!”
Кәрәкәшле авылы халкына конкурста уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез!
Л. ГИБАТОВА, Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Кәрәкәшлелеләр җәмәгать эшләрендә актив катнашалар.
Читайте нас: