+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
13 декабрь 2020, 02:22

Әни булу – көндәлек хезмәт

1 санлы Шаран мәктәбе укытучысы Әлфия Галләмова һәрвакыт балалар янындаИң матур бәйрәм – Әниләр көнендә без иң кадерле һәм сөекле әниләребезне котлыйбыз. Аларның күпләре – гаилә эшенең чын профессионаллары. Бер һәм ике генә түгел, ә өч, дүрт, биш бала тәрбияләп үстерүне күз алдыгызга гына китерегез! Мондый гаиләләр районыбызда күп.

1 санлы Шаран мәктәбе укытучысы Әлфия Галләмова һәрвакыт балалар янында
Иң матур бәйрәм – Әниләр көнендә без иң кадерле һәм сөекле әниләребезне котлыйбыз. Аларның күпләре – гаилә эшенең чын профессионаллары. Бер һәм ике генә түгел, ә өч, дүрт, биш бала тәрбияләп үстерүне күз алдыгызга гына китерегез! Мондый гаиләләр районыбызда күп.
Наратасты авылында яшәүче Әлфия Фәнзил кызы Галләмова күп балалы аналарның берсе.
Әлеге сөйкемле ханымга караганда, аны күп бала анасы дип күз алдына да китереп булмый: тыныч һәм ачык йөзле, шук һәм шаян баларына тавышын күтәрми, вакыты җитмәүгә зарланмый. Ул бөтен өйне карап торган чын хуҗабикә, гаиләнең үзәге булып тора. Биш бала әнисе булуга карамастан, ул һәр нәрсәгә дә өлгерә.
Әлфия Фәнзил кызы 1 санлы Шаран мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, ягъни өендә дә, эшендә дә аның янәшәсендә балалар – балалар елмаюы, шаяруы, проблемалары, катлаулы мәсьәләләр һәм аларны хәл итүнең көндәлек колейдоскобы. Һәм ул әлеге барлык эшләрне уңышлы башкара.
Галләмовлар гаиләсе иркен зур йортта яши, анда чиста һәм уңайлы, ә кухнядан яңа пешеп чыккан тәмле ризык исләре килеп тора. Әлфия Фәнзил кызы уңган һәм булган хуҗабикә генә түгел, ә балаларын һәрвакыт яклаучы, аларда ышаныч уятучы яхшы әни дә.
Балалары әниләрен яраталар һәм хөрмәт итәләр, уңышларга ирешәләр, район конкурсларында, спектакльләрдә, спорт тормышында катнашалар.
Агымдагы елда район мәдәният йортында Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада Әлфия Фәнзил кызы “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Ана булу – бәйрәмнәрсез һәм ял көннәрсез көндәлек хезмәт ул. Әмма ана булу бер үк вакытта – һәр хатын-кызның омтылышы. Ә күп балалы ана булу – сирәк бүләк. Сине берьюлы биш пар кул кочаклаудан туган бәхетне нәрсә белән дә булса чагыштырып буламы соң? - дип исәпли Ә. Ф. Галләмова.
Читайте нас: