Ямадыбаш авылында яшәүче Рәзинә Халирахманова “Районкага” языл һәм бүләк от” акциясе кысаларында блендер отты
“Район гәзитен күп еллардан бирле алдырабыз. Ул инде безнең гаилә әгъзасы кебек. Һәм яраткан “районкабызга” язылырга беркайчан да онытмыйбыз. Аның һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз.
Гәзитне җентекләп укыйбыз, әйткәндәй, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйбыз. Гадәттә, ахыргы битеннән укый башлыйбыз. Якташларыбызның шигырьләрен укырга яратабыз, файдалы киңәшләр, авыл кешеләре турында язмалар ошый.
Акциядә беренче тапкыр катнашуыбыз, сөенечкә, безгә бәхет елмайды. Редакциягә һәрдаим мондый акцияләр үткәреп торган өчен рәхмәт. Район гәзите редакциясенә ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез”, - дип уртаклашты гәзит укучыбыз.