+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
2 февраль 2021, 16:57

Җаваплы белгеч, гаилә җанлы кеше

Шаран авылында яшәүче А. М. Сәлимгәрәев чирек гасырдан артык гомерен муниципаль хезмәткә багышлыйБезнең һәркайсыбыз тормышта үз юлын үтә. Кемдер өчен ул озак һәм авыр эзләнүләр, икенчеләренә – сәләт йолдызы күрсәткән якты юл. Ул җиңел һәм гади генә түгел, әмма һәрвакыт куелган максатка илтә. Шаран авылында яшәүче А. М. Сәлимгәрәев та тормыш юлын шулай үтә, барлык башлангычларына бөтен күңелен бирә.Айрат Мәгъдинур улы 1961 елның 1 гыйнварында Шаран районы Кызыл Тау авылында дөньяга килә. 1969 елда Сәлимгәрәевлар гаиләсе Ямадыбаш авылына күченеп килә, чөнки аларның авыллары “перспективасыз” авыллар исәбенә керә.

Шаран авылында яшәүче А. М. Сәлимгәрәев чирек гасырдан артык гомерен муниципаль хезмәткә багышлый
Безнең һәркайсыбыз тормышта үз юлын үтә. Кемдер өчен ул озак һәм авыр эзләнүләр, икенчеләренә – сәләт йолдызы күрсәткән якты юл. Ул җиңел һәм гади генә түгел, әмма һәрвакыт куелган максатка илтә. Шаран авылында яшәүче А. М. Сәлимгәрәев та тормыш юлын шулай үтә, барлык башлангычларына бөтен күңелен бирә.
Айрат Мәгъдинур улы 1961 елның 1 гыйнварында Шаран районы Кызыл Тау авылында дөньяга килә. 1969 елда Сәлимгәрәевлар гаиләсе Ямадыбаш авылына күченеп килә, чөнки аларның авыллары “перспективасыз” авыллар исәбенә керә.
А. М. Сәлимгәрәев 1976 елда Ямадыбаш мәктәбен тәмамлый. Аннары Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге ала.
Яшь белгеч хезмәт эшчәнлеген 1980 елда З. Мөстәкыймов исемендәге колхозда агроном булып башлый.
1980 - 1982 елларда Айрат Сәлимгәрәев СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитеты чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, армиядән старшина званиесендә кайта. Хәрби хезмәт вакытында “Чик буе гаскәрләренең 2 дәрәҗә отличнигы”, “Совет Армиясе отличнигы”, “Яугир-спортчы” күкрәк билгеләре һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Армиядән соң А. М. Сәлимгәрәев 1999 елга кадәр “Сельхозхимия” район производство берләшмәсендә баш агроном-агрохимик булып хезмәт куя. Бу елларда ул читтән торып Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый.
1999 елда Айрат Мәгъдинур улы Шаран районы Чалмалы авыл Советына депутат һәм хакимият башлыгы итеп сайлана. Әлеге вазифада ул 2011 елга кадәр дүрт чакырылыш эшли, Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең икенче һәм өченче съездлары делегаты була.
2002 елда РФ Президенты Указы белән Чалмалы авыл Советы башлыгы А. М. Сәлимгәрәев “Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрүдә хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.
2011 елдан ул муниципаль район хакимиятенә күчә, мобилизация эше буенча баш белгеч дигән җаваплы вазифа башкара.
Айрат Мәгъдинур улының муниципаль хезмәт стажы 20 елдан артык тәшкил итә.
Шушы чордагы яхшы эше өчен күпләгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, муниципаль хезмәт ветераны булып тора.
2012 елдан Айрат Мәгъдинур улы Шаран авылы 3400 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе, хәзер ул – Шаран районында халык исәбен алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил. Бу бик җаваплы эш, чөнки киләчәктә районның социаль-икътисади үсеше халык исәбен алу ничек үтүгә бәйле. Бу аңа әлеге мөһим эшкә бик җитди карау бурычы өсти.
Айрат Мәгъдинур улы кайда гына эшләмәсен, нинди генә вазифа биләмәсен, кешеләр белән аралаша белүе белән аерылып тора, ул һәрвакыт ягымлы, инициативалы һәм гадел була. Эшкә үзен тулысынча багышлый ала, чөнки өендә ышанычлы тылы – түзем һәм эшсөяр хатыны бар.
2 санлы Шаран мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләүче тормыш иптәше Физалия Фәйзелхак кызы белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр. Олы уллары Динар Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә педагог-тренер булып эшли. Кызлары Альбина гаиләсе белән Бөре шәһәрендә яши, әти-әнисенә ике онык – Эмилия белән Әмирне бүләк итте. Кызганычка каршы, тормышта кара полосалар да була шул. Сәлимгәрәевлар гаиләсе бик зур кайгы кичерә - 2019 елда уллары Фидан якты дөньяны калдырып китә. Айрат белән Физалиягә әлеге зур югалту ачысын кичерергә якыннары ярдәм итәләр.
Айрат Мәгъдинур улы тик утырырга күнекмәгән, буш вакытларында Кызыл Тау һәм Чияле Күл авыллары тарихы буенча бай материал, фотографияләр, альбомнар җыя һәм әлеге документларны үзенең социаль челтәрләрдәге битенә куя. Фотографияләр, тарихи документлар, тематик альбомнар колейдоскобында колхозлар тарихы чагыла, интернеттан актив файдаланучылар әлеге фотографияләрдә ата-бабаларының таныш һәм таныш булмаган йөзләрен табалар.
Яңа, 2021 елның беренче көне Айрат Мәгъдинур улы өчен юбилей көне булды – аңа 60 яшь тулды. Күпьеллык намуслы хезмәте, Шаран районында сайлау системасы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Шаран районы муниципаль район Советы Мактау грамотасы, шулай ук урындагы үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Шаран районы муниципаль район хакимияте Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Айрат Мәгъдинур улын матур юбилее белән котлыйбыз һәм киләчәктә эшендә зур уңышлар телибез.
Маргарита ӘХМӘТОВА әзерләде.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: