-26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
9 февраль 2021, 14:48

Авыл халкы актив тормыш рәвеше алып бара

Базгыя авылында “Сәламәтлек көне” һәм балык тоту ярышлары булып үттеБүгенге көндә авылда 156 хуҗалыкта 440 кеше яши. Һәм һәр гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, мал-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Кышын күпләре һәр көнне скандинавча йөрергә чыгалар, һәркемдә диярлек чаңгылар бар. Балалар рәхәтләнеп тау шуалар.

Базгыя авылында “Сәламәтлек көне” һәм балык тоту ярышлары булып үтте
Бүгенге көндә авылда 156 хуҗалыкта 440 кеше яши. Һәм һәр гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып бара, мал-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Кышын күпләре һәр көнне скандинавча йөрергә чыгалар, һәркемдә диярлек чаңгылар бар. Балалар рәхәтләнеп тау шуалар. Табигать үзенә тартып тора, ә авыл янындагы нарат урманының саф һавасын сулау үзе бер хозурлык!
Күптән түгел Базгыя авылында Сәламәтлек һәм актив озын гомер елына багышланган “Сәламәтлек көне” чарасы үтте. Авыл халкы кышкы спорт төрләрендә ярыштылар – кемдер чаңгы шуды, кемдер тимераякта йөрде, скандинавча йөрделәр.
Ә авыл янындагы матур буа янына боз астыннан балык тотарга яратучылар җыелды. Буа карпларга, алабуга, табан балыкларга бай. Шаран авылы балыкчылары буага үзләренең кораллары белән килделәр һәм җиңү алар ягында булды. Сәгать ярым эчендә 150дән артык алабуга балыгы тоттылар. Кармакка эләккән һәр балык күпме шатлык һәм кәеф күтәренкелеге бүләк итә, сәламәтлеккә дә яхшы йогынты ясый.
Ә. АНДРЕЕВА, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: