+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
14 март 2021, 23:26

Акыллы, сабыр, юмарт күңелле

Шаран авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Я. З. Сабангулова шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләдеАның тулы исеме – Хәсбиҗамал Зарифулла кызы, әмма Шаранда хезмәттәшләре һәм укучылары аны Ямал Зариф кызы буларак беләләр. Ул 1981 елның 18 августыннан 2001 елга кадәр башта Дмитриева Поляна мәктәбендә, ә аннары 1 санлы Шаран мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Сабыр, тыныч һәм түзем педагог, яхшы тәрбияче һәм зирәк остаз ул. Ямал Зариф кызы дәресләрен югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрә, һәр балага шәхси якын килергә тырыша, укучыларның иҗат сәләтләрен үстерә. Ул педагоглар, укучылар арасында абруй казана, аны хөрмәт итәләр, әти-әниләр аның фикерләренә колак салалар.

Шаран авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Я. З. Сабангулова шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләде
Аның тулы исеме – Хәсбиҗамал Зарифулла кызы, әмма Шаранда хезмәттәшләре һәм укучылары аны Ямал Зариф кызы буларак беләләр. Ул 1981 елның 18 августыннан 2001 елга кадәр башта Дмитриева Поляна мәктәбендә, ә аннары 1 санлы Шаран мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Сабыр, тыныч һәм түзем педагог, яхшы тәрбияче һәм зирәк остаз ул. Ямал Зариф кызы дәресләрен югары оешканлык дәрәҗәсендә үткәрә, һәр балага шәхси якын килергә тырыша, укучыларның иҗат сәләтләрен үстерә. Ул педагоглар, укучылар арасында абруй казана, аны хөрмәт итәләр, әти-әниләр аның фикерләренә колак салалар.
Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшенә зур өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул күпләгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Я. З. Сабангулова 1941 елда Сөнбаш авылында Зарифулла һәм Бибиниса Сафиуллиннарның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Балалык һәм үсмер чагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Башта туган авылында укый, аннары Нөрәйдә җиденче сыйныфны тәмамлый, ә 8 – 10 сыйныфларда Акбарыста белем ала. Ямал Зариф кызы кечкенәдән белемгә омтыла, „4” һәм „5” билгеләренә генә укый. Мәктәптә укыган елларында аның күңелендә укытучы булу теләге уяна.
Бу хыял тормышка аша, әмма Ямал Зариф кызы моның өчен Шаран районы Сөнбаш авылыннан башлап Үзбәкстан ССР (хәзер Үзбәкстан Республикасы) Кокайды авылына кадәр һәм ире Мөдәррис Солтан улы, өч баласы белән янәдән туган якларына кадәр зур юл үтә.
Хәзер инде кызлары Мәрьям белән Зилә һәм улы Рөстәм күптән үстеләр, гаилә кордылар, эшлиләр. Мәрьям гаиләсе белән Туймазы шәһәрендә яши, Зилә һәм Рөстәм Шаранда яшиләр һәм эшлиләр. Кызы Зилә әнисе юлыннан китә, 1 санлы Шаран мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, улы Рөстәм дә шушы ук мәктәптә физик культура укытучысы булып эшлиләр. Алар шәхси үрнәкләрендә балаларда җиңүгө, көч һәм батырлыкка омтылыш тәрбиялиләр.
Ямал Зариф кызы ире Мөдәррис Солтан улы белән 49 елга якын бергә гомер кичерә. Моннан 13 ел ел элек ул якты дөньяны калдырып китә. Берни белән дә алыштыра алмаслык зур югалту ачысын кичерергә балалары, якыннары һәм туганнары ярдәм итә. Я. З. Сабангулова өйдә беркайчан да ялгызы түгел, кызлары, улы, җиде оныгы һәм биш оныкчыгы һәрвакыт аның янәшәсендә. Бу яклап Ямал Зариф кызы бик бәхетле, өендә балалар тавышы тынып тормый. Оныклары һәм оныкчыклары белән бергә үзе дә яшәрә, сугыштан соңгы авыр елларны, кызыклы вакыйгаларга бай яшьлеген, тынгы белмәс педагогик эшчәнлек елларын искә ала.
Хәзер, лаеклы ялда буларак, ул рәхәтләнеп китаплар укый, телевизордан төрле тапшырулар һәм сериаллар карый, Шаран урамнары буйлап йөри, акыллы киңәшләрен бирә, бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Кеше гомере аккан су кебек. Әйләнеп карарга да өлгермисең, инде гомер көзе дә җитә. Хөрмәтле Ямал Зариф кызы да үзенең 80 яшьлек матур юбилеен иң якын кешеләре янәшәсендә каршылый, балалары, оныклары, оныкчыкларының хәстәрлеген тоеп яши. Туганнары, филолог коллегалары, педагогик хезмәт ветераннарының котлауларына мин дә кушылам. Ямал Зариф кызына озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: