+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
14 март 2021, 23:53

“Бәхет - өеңдә, эшеңдә һәм күңелеңдә тәртип булу ”

Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март алдыннан хәбәрчебез Маргарита ӘХМӘТОВА Ишемгуловлар гаиләсе учагын саклаучы Зөлфия Лотфулловна белән әңгәмәләштеРайонга килүләренең беренче көненнән үк Фидан белән Зөлфия Ишемгуловларның тату һәм матур гаилүсе күпләрнең игътибарын яулады. Гаилә башлыгы Фидан Әлфир улы – энергияле, креатив яшь җитәкче, әйткәндәй, яңа буын лидерларыннан. Аңа ошап, тормыш иптәше дә – сөйкемле, эшлекле һәм мөлаем, чын леди.

Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март алдыннан хәбәрчебез Маргарита ӘХМӘТОВА Ишемгуловлар гаиләсе учагын саклаучы Зөлфия Лотфулловна белән әңгәмәләште
Районга килүләренең беренче көненнән үк Фидан белән Зөлфия Ишемгуловларның тату һәм матур гаилүсе күпләрнең игътибарын яулады. Гаилә башлыгы Фидан Әлфир улы – энергияле, креатив яшь җитәкче, әйткәндәй, яңа буын лидерларыннан. Аңа ошап, тормыш иптәше дә – сөйкемле, эшлекле һәм мөлаем, чын леди.
- Зөлфия Лотфулловна, ике бала әнисе буларак, Сез ничек һәрвакыт матур һәм сылу булып кала аласыз?
- Серем бик гади: сәламәт туклану, начар гадәтләр булмау, спорт һәм яхшы кәеф.
Үземне белгәннән алып, спорт һәрвакыт тормышымда булды. Икенче балам тугач беренче тапкыр сәламәт туклану турында уйландым, 26 килограмм артык авырлык җыйдым.
Шуңа күрә дә мин “Үзеңне кулга алырга һәм сүздән эшкә күчәргә” дигән гыйбарәне ишетеп кенә белмим. Без күпме озаккарак сузсак, сүздән гамәлгә күчү шулкадәр авыррак була бит.
Дөрес туклану рационы һәм спорт белән шөгыльләнү бүгенге көндә яхшы нәтиҗәләр бирә.
- Әйе, бу шулай. Ягымлы әни, яхшы хезмәткәр, хәстәрлекле хуҗабикә, искиткеч хатын булырга Сез ничек өлгерә аласыз?
- Мин болай диеп җавап бирер идем: күпсанлы бурычларны дөрес оештыру миңа энергия һәм күтәренке кәеф сакларга ярдәм итә, аларны гаиләм белән бүлешәм.
Күп гаиләләрдә кабул ителгәнчә, без иртәнге һәм кичке ашны бер табын артына җыелып ашарга, рәхәтләнеп аралашырга яратабыз.
Минем өчен вакытны гаиләм белән максималь нәтиҗәле үткәрү мөһим, шуңа күрә мин ялларны бергәләп үткәрүне оештырырга тырышам, шулай ук барысын да өй эшләренә җәлеп итәм. Болай иткәндә үзем өчен вакытым кала.
- Сез булдырасыз! Ә Сез хатын-кызларда нинди сыйфатларны ихтирам итәсез?
- Кешелекнең гүзәл яртысында мин акыл һәм матурлыкны яратам. Акыл һәм матурлык берлеге – хатын-кыз кулында көчле корал, дип исәплим. Сүз еллар үтү белән югалтмаска тырышкан тышкы матурлык турында гына түгел, ә күңел матурлыгы турында да, ул шулай ук бик мөһим. Беркайчан да кешеләргә тышкы кыяфәтләре буенча бәя бирмим, бу минем өчен әһәмиятле түгел, миңа сүзләренең эшләренә туры килүе мөһим, ә пөхтә, матур тышкы кыяфәт аралашуга яхшы бонус булып тора.
- Сезнең фикерегез белән тулысынча килешәм. Ә ир-егетләрдә Сез нинди сыйфатларны хөрмәт итәсез?
- Ир-егетләрдә акыл, тугрылык һәм кайгыртучанлыкны хөрмәт итәм. Әлеге сыйфатлар чын ир-егет сыйфатларының төп өлеше дип исәплим. Нәкъ менә шуңа күрә дә гомер юлдашым итеп Фиданны сайладым. Ир-егетләрдәге бу сыйфатлар аның гаилә җанлы кеше, яраткан ир һәм искиткеч әти булуын да билгели. Гаиләсе өчен зур җаваплылык тойган кеше хезмәт бурычларына да җитди мөнәсәбәттә булачак.
Язның беренче бәйрәме – 8 Март якынлаша. Бу көнне сөйкемле хатын-кызларыбыз бүләкләр кабул итәләр. Сезнең өчен 8 Мартка яхшы бүләк – ул...
- Ничек кенә баналь яңгырамасын, минем өчен бүләк үзе түгел, ә игътибар һәм яхшылык эшләргә теләү мөһим. Үз кулларың белән күңел биреп эшләнгән бүләкләр яратам. Гаиләм, бу турыда белеп, миңа нәкъ шундый бүләкләр бирергә тырыша.
- Димәк, Сез кешеләрдә барыннан да бигрәк игътибарлылык, сизгерлек һәм кайгыртучанлык сыйфатларын кулай күрәсез, һәм үзегез дә башкаларга карата игътибарлы була аласыз. Шаран районының гүзәл затларына Халыкара хатын-кызлар көненә теләкләрегез...
- Барлык хатын-кызларны чын йөрәктән язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Һәр яңа көн күңелегездә якты эз калдырсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, актив озын гомер һәм иминлек телим!
- Үз чиратымда, мин дә Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар һәм гаилә иминлеге телим. Күңелегездә яз кәефе ел буена җитәрлек булсын, һәр көнегезгә шатлык һәм оптимизм өстәсен!
Читайте нас: