+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
14 март 2021, 23:58

Күпне күргән, күпне кичергән

Кәрәкәшле авылында яшәүче Зәйтүнә Мирзаһит кызы Шәяхмәтова һәр яңа туган көнгә шатланып яшиЗәйтүнә апа 1933 елда Туймазы районы Тукмак Каран авылында дөньяга килә. Гаилә укымышлы була, мул тормышта яшиләр. Дәү әтисе Фәхрислам мулла була, репрессия елларында гаиләне бер гаепсезгә сөргенгә җибәрәләр. Авылда Мирзаһит кына кала. Репрессия чорында аларның алты почмаклы өйләрен сүтеп, мәктәп төзиләр.

Кәрәкәшле авылында яшәүче Зәйтүнә Мирзаһит кызы Шәяхмәтова һәр яңа туган көнгә шатланып яши
Зәйтүнә апа 1933 елда Туймазы районы Тукмак Каран авылында дөньяга килә. Гаилә укымышлы була, мул тормышта яшиләр. Дәү әтисе Фәхрислам мулла була, репрессия елларында гаиләне бер гаепсезгә сөргенгә җибәрәләр. Авылда Мирзаһит кына кала. Репрессия чорында аларның алты почмаклы өйләрен сүтеп, мәктәп төзиләр.
“Мин дә ул мәктәпкә укырга йөрдем”, - дип искә ала Зәйтүнә апа. Аннан мәктәп бинасын клуб итәләр. Дәү әтисе землянка казып, шунда яши, ул җимерелгәч каравыл өендә яшиләр. Бик сабыр, гадел кеше була ул, халык аны хөрмәт итә, яхшылыкларын искә алып, колхоз аңа йорт салып бирә.
Зәйтүнә апага дүрт яшь, энесенә яшь ярым чакта әниләре Тайфә вафат була. Әтисе ике бала белән ялгыз кала, авыр физик хезмәт, яшәү шартлары начар булу, ашарга җитмәү аны да якты дөньядан алып китә.
Бәла ялгызы йөрми, диләр. Бервакыт энесе Әкраметдин суга баручы хатын артыннан китә һәм адаша. Бөтен авыл белән эзләп табалар.
И, язмыш... Зәйтүнә апа сугыш елларында 3 сыйныф кына укып кала. Аның бик укыйсы килә, әмма эшләргә кирәк. Җәйләрен басуда утауда, төрле эшләрдә хезмәт куя.
- 1 сентябрь алдыннан колхоз рәисе безгә укырга барыгыз дими, ә эшкә чыгасызмы, дип сорый иде, - дип искә ала язмам герое.
Өченче сыйныфны тәмамлагач иптәш кызы Мөзәйнә белән сарык фермасында эшлиләр, яз көне чәчү эшләрендә катнашалар – атка атланып чәчүлек җирләрен тырмалыйлар. Бервакыт шулай басудан кайтканда аттан егылып төшә һәм кабыргаларын сындыра, имгәнеп кала һәм бу яралар әле дә үзләрен сиздерәләр. Иркәләнеп елап ятарга вакыты юк – ятим баланы көйләүче дә булмый. Сикереп тора да, янәдән эшли башлый.
Мәктәптә озак укырга туры килмәсә дә, Зәйтүнә Мирзаһит кызы күп шигырьләрне яттан белә, аларны сәнгатьле укый. Яраткан әсәрләренең берсе – Әнгам Атнабаевның “Кара икмәк” шигыре, аны сөйләп күпләрне сокландырды ул.
Бертуган энесе Әкраметдин белән бер-берсенә терәк булып үсәләр. Зәйтүнә апа энесенең белем алуына зур көч сала, ул югары белем ала. Әкраметдин озак еллар нефть сәнәгатендә эшли, әлеге тармакның ветераны, гаиләсе белән Уфада яши.
Зәйтүнә апа кече яшьтән үк бәйләргә өйрәнә. Ул челтәрләр, кофталар бәйли, тапочкалар бәйләп кия.
Зәйтүнә Мирзаһит кызының матур гадәте бар – авылда һәр яңа туган балага, яшь гаилә парына, мөселман йолалары, дини бәйрәмнәр үткәргән һәр йортка бүләкләр – үзе бәйләгән әйберләр белән килә. Кияүгә чыкканда бирнәне дә үзе әзерли.
Зәйтүнә апа 1958 елда Кәрәкәшле авылы егете Барый Вәлиәхмәт улы Шәяхмәтовка кияүгә чыга. Ул бар эшне дә булдыра, балта остасы була. Гаиләдә ике бала дөньяга килә.
Зәйтүнә Мирзаһит кызы җәйләрен чөгендер басуында эшләсә, кышын фермада алмаш савымчы булып эшли. Уллары Фәнис белән кызлары Әнисә үсеп, таралышалар, гаилә коралар, оныклары бар.
Язмам герое чәчәкләр ярата, өендә матур гөлләр үстерә, иртә яздан көзгә кадәр аның йорт янындагы бакчасы чәчәккә күмелеп утыра. Бүгенге көндә ул ялгыз яши, каты авыру Барый абыйны арабыздан алып китте. Зәйтүнә Мирзаһит кызы хәзер диндә, биш вакыт намазын калдырмый, дини һәм дөньяви китаплар укый, тормыш зирәклеге, сабырлыгы һәм юмарт күңелле булуы белән аерылып тора. Күршеләре, туганнары һәм авылдашларының ярдәмен тоеп яши.
- Мин хәзерге тормышымнан канәгатьмен. Пенсиямне вакытында бирәләр, өем җылы һәм якты, су ишегалдымда. Бу уңайлыклар безнең төшебезгә дә кермәде. Еллар гына тыныч булсын, һәр бала тигез канат астында үссен, - ди Зәйтүнә апа.
“Г. Г. Фәйзуллина” КФХ колхоз производствосы ветераннарын Өлкәннәр көнендә, яңа ел бәйрәмнәрендә бүләксез калдырмый. Хуҗалык җитәкчесе Игорь Фәйзуллин, Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова, Ярємкє авылы социаль-мєдєни ўзєге директоры Ә. М. Әхмәтова кыңгыраулы атларда килеп, сугыш еллары балаларына яңа ел бүләкләре тараттылар.
Авылыбызның өлкән буын хатын-кызлары әлеге юллар авторының өенә җыелып, “Каурый сыдыру”, мендәр тутыру йоласы үткәрделәр, үзләренең яшьлек елларын искә алдылар. Чарада мөнәҗәтләр укыдылар, матур теләкләр теләделәр, яшь чакларындагы җыр-биюләрне башкардылар. Эштән соң бергәләп чәй эчтек. Чараны Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Ә. М. Әхмәтова оештырды.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА, Кәрәкәшле авылы старостасы, Ярәмкә, Кәрәкәшле авыллары ветераннар советы рәисе.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: